+24 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
26 июль 2021, 15:45

Электрон теркәү гражданнар өчен дә, бизнес өчен дә уңайлы

Башкортстанда өлешләтә катнашу килешүләрен теркәүгә гаризаларның якынча 60 проценты "Росреестр"да электрон рәвештә теркәлә, Русиядә исә бу күрсәткеч - 49,3 процент. Чагыштыру өчен: 2019 елда Русия буенча электрон теркәү өлеше уртача 20 процент тәшкил иткән.

Электрон теркәү гражданнар өчен дә, бизнес өчен дә уңайлы
Электрон теркәү гражданнар өчен дә, бизнес өчен дә уңайлы
- Елның 6 аенда республикада 8,3 меңнән артык өлешләтә катнашу килешүе теркәлгән, бу, узган елның шушы чорындагы белән чагыштырганда, 32 процентка күбрәк. Шул ук вакытта электрон рәвештә теркәлүгә бирелгән килешүләр өлеше безнең төбәк территориясендә якынча 60 процент тәшкил итә, бу уртача Русия күрсәткеченнән шактый югары, - дип сөйләде "Росреестр"ның Башкортстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Марина Мартынова.

Марина Мартынова билгеләп үткәнчә, республикада электрон ипотека өлеше шулай ук Русия буенча уртача күрсәткечтән артып китә һәм барлык теркәлгән ипотеканың 45 процентын тәшкил итә (Русия буенча уртача – 38 процент). Елның беренче яртысында төбәк "Росреестр"ы тарафыннан 51 мең ипотека теркәлгән, бу узган елның шул ук чорына караганда 23 процентка күбрәк.

"Росреестр"да билгеләп үтүләренчә, Башкортстанда санлы сервислар кредит оешмалары һәм эре төзелеш компанияләре тарафыннан актив кулланыла. Елдан-ел, бигрәк тә чикләү чаралары чорында, документларны читтән торып тапшыру ихтыяҗы арта, шуңа күрә электрон теркәү үзенең нәтиҗәлелеген һәм гражданнар өчен дә, бизнес өчен дә уңайлы булуын раслады.

Фото: pravitelstvorb.

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: