Панорама югары рөхсәттәге интерактив сферик аэрофотопанорамадан гыйбарәт. Анда җир участогының рельефын, социаль инфраструктура объектларының булуын карарга мөмкин. Файлларда җир кишәрлегенең чикләре һәм мәйданы, шулай ук тәкъдим ителә торган мәйданчыкның характеристикалары турында кыскача мәгълүмат күрсәтелә.
- Панорама җир участогын тулы күләмдә, урынга бармыйча диярлек күрергә һәм инвестпроектны нәкъ менә тәкъдим ителгән территориядә гамәлгә ашыру турында карар кабул итәргә ярдәм итә. Болар барысы да потенциаль инвестицион мәйданчыкларны сайлау процессын тизләтә һәм, инвесторның вакытын экономияләп, проект алды стадиясен оптимальләштерә, - дип аңлатты Башкортстан Республикасының Үсеш корпорациясе генеральный директоры Наил Габбасов. – Әлегә панорамалы төшерү форматындагы мәйданчыкларны күрсәтү безнең менеджерларга мөрәҗәгать итәргә теләүчеләргә ачык. Әмма без алга таба әлеге файлларны корпорация сайтында да бастырып чыгару мөмкинлеген карыйбыз.
Кирәкле мәйданчыкны сайлап алуга керешү өчен белгечләргә инвестор анкетада күрсәткән белешмәләр кирәк. Җыелган мәгълүмат буенча берничә территория тәкъдим ителә. Участоклар турында тулырак мәгълүмат инвестицион мәйданчыклар паспортларына җыела, алар объектларның төп характеристикаларын үз эченә ала һәм потенциаль инвесторга проектны гамәлгә ашыру өчен мәйданчыкның яраклылык дәрәҗәсен бәяләргә мөмкинлек бирә.
Паспорт объект турында төп мәгълүматларны, җир кишәрлеге һәм җир кишәрлеге чикләрендә урнашкан күчемсез милек характеристикасын үз эченә ала. Документта шулай ук инвестицион мәйданчыкка карата булган йөкләмәләр яисә чикләүләр исемлеге, инженер һәм транспорт инфраструктурасы характеристикасы күрсәтелә. Моннан тыш, паспортта җир кишәрлегенең Русиянең кадастр картасында урнашу схемасы һәм кирәкле видео- һәм фотоматериаллар бар.
Ярты ел эчендә Башкортстанның Үсеш корпорациясе тарафыннан бөтен республика буенча 1068 инвестиция мәйданчыгы анализланды. Алар турында мәгълүмат порталда урнаштырылган Башкортстан Республикасының инвестицион картасына төшерелгән investrb.ru махсус форма тутырып, мәйданчыкны сайт аша билгеле бер таләпләр буенча сайларга мөмкин.
Фото: pravitelstvorb.ru