+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
27 июль 2021, 13:20

«Кече күләмдәге сәүдә агрегаторы» ничек эшли?

Башкортстанның Көндәшлек сәясәте буенча дәүләт комитеты республика заказчылары арасында «Кече күләмдәге сәүдә агрегаторы» (АТМО) мәгълүмат системасында 2021 елның I һәм II кварталында кече сатып алулар динамикасына анализ ясады.

«Кече күләмдәге сәүдә агрегаторы» ничек эшли?
«Кече күләмдәге сәүдә агрегаторы» ничек эшли?

- «Кече күләмдәге сәүдә агрегаторы»ның чагыштырма анализы нәтиҗәләре заказчыларны һәм тәэмин итүчеләрне җәлеп итү динамикасын, төзелгән контрактларның гомум санын һәм контрактация вакытында экономияне күзәтергә мөмкинлек бирде. Мәгълүмат системасы эшен камилләштерү өчен сатып алу процессында катнашучыларга методологик ярдәм күрсәтүгә, шулай ук «Кече күләмдәге сәүдә агрегаторы»н оптимальләштерүгә аерым игътибар бирелә, - дип билгеләде Дәүләт комитеты рәисе Гөлшат Арсланова.

Шушы елның икенче кварталы нәтиҗәләре буенча тәэмин итүчеләрнең 36 һәм заказчыларның 6,5 процентка арту тенденциясе ачыкланган. «Кече күләмдәге сәүдә агрегаторы»нда төзелгән контрактлар санында уңай динамика күзәтелә (46,3 процент). Контрактның башлангыч (максималь) бәясеннән экономия 3,8 процентка (1,6 миллион сумнан артык) арткан.

Үткәрелгән анализ мониторинг системасы аша процессның отышлы һәм йомшак якларын ачыкларга мөмкинлек биргән. Мәгълүмат системасы кайбер бурычларны хәл итә, алар арасында - сатып алуларның үтәкүренмәлелеген арттыру, бәяләү, анализлау, процедураларны контрольдә тоту мөмкинлеге.

Фото: pravitelstvorb.

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: