-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
27 июль 2021, 14:12

"Росреестр" ничек эшли?

Башкортстан "Росреестр"ы агымдагы елның июнендә уздырылган кече һәм урта эшкуарлык субъектларын күчемсез милекне теркәү һәм кадастр исәбенә алу процедуралары белән канәгать булуны ачыклау максатында анкеталаштыру нәтиҗәләрен анализлады.

Сораштыру нәтиҗәләренә караганда, әлеге хезмәтләрнең сыйфатының төп күрсәткечләре респондентлар тарафыннан "яхшы" һәм "бик яхшы" дип бәяләнде.

- "Росреестр" идарәсе гариза бирүчеләрдән даими рәвештә сораштырулар үткәрә. Алынган мәгълүмат күрсәтелгән хезмәтләрнең сыйфатын һәм һәркем файдалана алырлык булуын арттыру чараларын планлаштырганда һәм гамәлгә ашырганда кулланыла, - дип хәбәр итте "Росреестр"ның Башкортстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Марина Мартынова.

Гомумән алганда, күпфункцияле үзәк офисларында эшкуарлар һәм юридик берәмлекләр вәкилләре тарафыннан 400 анкета тутырылган. Сораштыру барышында мөрәҗәгать итүчеләр "бик яхшы"га - хезмәтләр турында мәгълүмат тулылыгы дәрәҗәсен, "яхшы"га - хезмәт күрсәтү һәм документлар бирү срокларын, Интернет аша һәм күпфункцияле үзәк офислары аша күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын һәм һәркем файдалана алырлык булуын, кадастр инженерлары документларын әзерләү тизлеген һәм кадастр исәбенә кую өчен документларны килештерү (раслау) тизлеген бәяләде.

Фото; Башкортстан Хөкүмәте

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: