+24 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
28 июль 2021, 14:20

Дәүләт ярдәмен эшкуарлар гына түгел, үзмәшгуль гражданнар да алачак

Премьер-министр Андрей Назаров рәислегендә Башкортостан Хөкүмәте утырышында республика Гарантия фонды эшчәнлеген үстерүгә субсидияләр бирү тәртибенә кертелә торган үзгәрешләр расланды. Яңа тәртипнең төп үзенчәлеге шунда, хәзер дәүләт ярдәмен кече һәм урта эшкуарлык субъектлары гына түгел, ә үзмәшгуль гражданнар да алачак.

Дәүләт ярдәмен эшкуарлар гына түгел, үзмәшгуль гражданнар да алачак
Дәүләт ярдәмен эшкуарлар гына түгел, үзмәшгуль гражданнар да алачак

- Республикада кече һәм урта эшкуарлык субъектларына заем финанславына гарантияле ярдәм инде шактый күптәннән - 14 елга якын гамәлгә ашырыла. Без бу юнәлештә шактый актив һәм уңышлы үсәбез. Узган ел нәтиҗәләре буенча "Минем бизнес" үзәкләренең гомуммилли рейтингы кысаларында республика "Иң яхшы гарантияле ярдәм" юнәлеше буенча II урынны алды. Киләчәктә дә ирешелгән планканы ычкындырмау мөһим, ә әлеге инструментны планлы һәм максатчан рәвештә үстерү зарур, - дип билгеләде Андрей Назаров.

Эшкуарлык буенча дәүләт комитеты рәисе Нияз Фазылов хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта кредитлар һәм заемнар буенча җаваплылык рәвешендә дәүләт ярдәме чараларын алуда үз-үзләренә эшләүче гражданнарга мәгълүмат бирү буенча актив кампания алып барыла.

- Башкортстанда гарантияле ярдәм системасын үстерү перспективасында без Гарантия фонды капиталын 700 миллион сумга кадәр җиткерү бурычын куябыз. Бу бирелә торган поручительлекнең күләмен - 25-50 миллион сумга кадәр, ә эшкуарлыкның бер субъектына ташламалы финанслауның максималь күләмен 100 миллион сумга кадәр арттырырга мөмкинлек бирәчәк, - диде Нияз Фазылов.

Фото: pravitelstvorb.

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: