+21 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
29 июль 2021, 17:45

Башкортстанда туризм өлкәсе үсештә

Туризмны үстерү стратегиясен гамәлгә ашыру Башкортстанга елына кимендә 5 миллион турист җәлеп итәргә ярдәм итәчәк.

Башкортстанда туризм өлкәсе үсештә
Башкортстанда туризм өлкәсе үсештә

Башкортстанның Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Эльмира Туканова республика Хөкүмәте утырышында "Стратегия-2035" проектын тәкъдим итте.

Башкортстан Республикасында туризмны үстерү стратегиясе өстендә эш шушы елның мартында Туризм буенча дәүләт комитеты тарафыннан башланган иде. Хәзерге вакытта документ республика башкарма хакимиятенең төбәк органнары һәм муниципалитетлары белән килештерү этабында.

- Төбәкләрдә туриндустрия формалаштыру буенча стратегик программалар эшләү дәрәҗәсе буенча шактый аерыла, әмма, шуңа да карамастан, туристик яктан алга киткән төбәкләрдә алар инде күптән бар. Русиядә туризмның төп бурычы - озак вакытка исәпләнгән перспективада үсеш, бу конкрет объект өчен, эшчәнлекнең үзенчәлекләрен һәм булган мөмкинлекләрен исәпкә алып, стратегияне эшләү кирәклеген билгели. Бу шулай ук «Туризм һәм кунакчыллык индустриясе» гомумдәүләт проекты кысаларында да актуальләшә бара, – дип сөйләде дәүләт комитеты рәисе Эльмира Туканова.

Ведомство башлыгы ассызыклаганча, Башкортстанда 2035 елга кадәр туризмны үстерү стратегиясенә таянып, республикада кунакчыллык индустриясендә позицияләрне саклап калу һәм көчәйтү, шулай ук эчке һәм чит шәһәр туристларына тәкъдим ителәчәк туристик продуктларны конкретлаштыру мөмкин булачак.

Туризмны үстерү стратегиясе проекты эчке һәм халыкара базарларда Башкортстанның сыйфатлы һәм көндәшле туристлык продуктын булдыру, туристлык хезмәтләренең үтемлелеген тәэмин итү, ял һәм сәламәтләндерү, шулай ук тармакта бизнесны уңышлы үстерү өчен кирәкле шартлар булдыру өчен эшләнгән. Документны эшләү барышында Русия һәм дөньядагы иң яхшы тәҗрибәләр өйрәнелгән, алар төбәк үзенчәлекләренә яраклаштырылган, төп сегментлар буенча Русия туристларының әлеге чыганакларны билгеләү белән кызыксынулары һәм өстенлекләре тикшерелгән.

«Туризмны үстерү стратегиясе-2035» өстендә эш дүрт ай дәвам итте – туристик базарда катнашучылардан мәгълүмат җыю һәм кире элемтә алу өчен Башкортстанның Туризм буенча дәүләт комитеты туризм үсеше үзәге белән берлектә проблемаларны хәл итү өчен бизнес һәм хакимият органнары катнашлыгында «баш мие штурмнары» форматында өч стратегик сессия үткәрде.

Документ төбәктәге туризмны үстерүнең төп юнәлешләре: туризмны алга этәрү өчен төп «нокталар» белән эшләү, туристлык җәмгыяте һәм хакимият органнары белән хезмәттәшлектә визит-үзәкләр челтәрен булдыру, территорияләрне мастер-планнар аша планлаштыру. Стратегиядә Башкортстанда туристлык тармагын санлаштыру – IT-платформалар белән эшләүгә аерым игътибар биреләчәк, анда турист маршрутларын карап чыгарга, брендларны һәм туристик продуктларны алга этәрүне тәэмин итәргә мөмкин булачак.

Стратегия өч этапта 2021-24 елларда гамәлгә ашырылачак. Башкортстанда турмаршрутларның бердәм реестры эшләнәчәк, көндәшлеккә сәләтле продуктлар булдырылачак, аларны максатлы юнәлешләр буенча комплекслы алга җибәрү тәэмин ителәчәк. 2031 елдан чит илгә актив экспансия үткәрү планлаштырыла: туристик продуктлар белән төп маркеткейсларга чыгу, күләмле халыкара чаралар оештыру һәм башкалар.

Документ өстендә эшнең соңгы этабы Стратегия проектын һәм чараларның юл картасын эшләү, шулай ук кызыксынган катнашучылар белән фикер алышу булды. 2035 елга кадәр Башкортстан Республикасы туризмын үстерү стратегиясендә билгеләнәчәк төп күрсәткечләр арасында түбәндәгеләр бар: алар - республикага елына кимендә 5 миллион туристны җәлеп иту, туристик индустрия күләмен 25 миллиард сумга җитү, тармакта мәшгульлек урыннары булдыру, туризмнан салымнар калу, туризмга инвестицияләр арту, туристик хезмәтләр экспортын 4 тапкыр арттыру.

Тармак үсешенең драйверлары булып экотуризм, этнотуризм, су рекреациясен үстерү, автотуризм, медицина, социаль һәм балалар туризмы юнәлешләре торачак.

Фото: pravitelstvorb.ru


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: