+20 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
29 июль 2021, 16:15

"Инвестсәгать"тә икътисадның төрле тармакларында яңа проектларны хупладылар

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров "Инвестсәгать" форматында чираттагы тематик киңәшмә уздырды. Анда икътисадның төрле тармакларында яңа проектлар каралды. Моннан тыш, катнашучылар «Уфа» аэропорты территориясендә халыкара дәрәҗәдәге заманча кунакханә комплексы концепциясе турында фикер алышты.

"Инвестсәгать"тә икътисадның төрле тармакларында яңа проектларны хупладылар
"Инвестсәгать"тә икътисадның төрле тармакларында яңа проектларны хупладылар

Дүртөйле районында 1 000 сыерга исәпләнгән сөтчелек фермасын модернизацияләү планнары турында «Ленин токымчылык заводы» җәмгыяте генеральный директоры Альберт Дәүләтбаев сөйләде. Сүз сыер абзары, бозау абзары, саву залы төзү һәм технологик җайланмалар сатып алу турында бара. Шул ук вакытта 12 яңа эш урыны барлыкка киләчәк. Проектка инвестицияләр күләме - 228 миллион сум. Төзүчеләр инде ферманың корпусларын төзи башлаган, аны быел көз тәмамларга планлаштыралар.

Модернизацияләнгән комплекс Бәләбәй сөт комбинаты өчен елына 10 мең тоннадан артык сөт җитештерәчәк.
- Бәләбәй сөт заводы үз продукциясен экспортка чыгару мөмкинлекләрен карый, шуңа бәйле рәвештә чимал сыйфатына таләпләр бик югары, - дип билгеләде вице-премьер, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов. - Заманча индустриаль фермалар - алдынгы җайланмалар, токымлы мал, сыйфатлы азык базасы. Һәм иң мөһиме - алар иске комплексларга караганда якынча ике тапкыр җитештерүчәнрәк. Тәкъдим ителә торган проект шундый юлдан бара.

«Инвестсәгать»тә катнашучылар, токымлы терлек сатып алуга инвестор чыгымнарының бер өлешен компенсацияләп, аны өстенлекле башлангычлар исемлегенә кертүне хуплады. Муниципалитет шулай ук комплекска керү юлын ремонтлауда ярдәм итәчәк.

«Фармленд» җәмгыяте генеральный директоры Олег Муров дару чаралары белән сәүдә итү системасының логистик чылбырын оптимальләштерү буенча компаниянең инвестицион башлангычларын тәкъдим итте.

"Инвестсәгать" утырышында заманча кунакханә комплексы концепциясен дә карадылар, аны "Уфа" халыкара аэропорты территориясендә төзергә планлаштыралар. "Стройтех" компаниясе директоры Юлия Кулагина сөйләгәнчә, яңа отель "Ibis Styles" халыкара бренды астында эшли башлаячак һәм өч йолдызлы класска туры киләчәк.

Аэропортның генеральный директоры Александр Андреев тәкъдим ителгән проектны хуплады, аэровокзал каршындагы гамәлдә булган кунакханә кунакларны уңайлы урнаштыру таләпләренә һәм төбәкнең төп һава гаваненә хезмәт күрсәтүнең гомум дәрәҗәсенә җавап бирми, дип билгеләп үтте. Яңа кунакханә барлыкка килү белән иске кунакханә бинасын аэропортның җитештерү хезмәтләрен урнаштыру өчен үзгәртәчәкләр.

Фото: glavarb.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: