+1 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
29 июль 2021, 14:25

Шәһәр төзелеше эшчәнлеге дәүләт мәгълүмат системасына кертелә

Республикада дәүләт власте органнары һәм урындагы үзидарә органнары тарафыннан шәһәр төзелеше өлкәсендә электрон рәвештә муниципаль хезмәтләр күрсәтү процедураларын гадиләштерү һәм срокларын кыскарту өчен билгеләнгән Башкортстанның шәһәр төзелеше эшчәнлеген дәүләт мәгълүмат системасына кертү эше дәвам итә.

Шәһәр төзелеше эшчәнлеге дәүләт мәгълүмат системасына кертелә
Шәһәр төзелеше эшчәнлеге дәүләт мәгълүмат системасына кертелә

- Урыннарда белгечләрне укыту әлеге системаны гамәлгә кертү буенча мөһим этапларның берсе булып тора, - дип билгеләп үтә республиканың төзелеш һәм архитектура министры урынбасары Артем Ковшов. - Узган елда 30 муниципаль берәмлектән 100 хезмәткәр укуны уңышлы үткән. Быелның июлендә - республиканың 25 районыннан 40тан артык кеше. Ел ахырына кадәр калган 9 район хезмәткәрләрен укыту планлаштырыла.

Республика шәһәр төзелеше үзәгендә сөйләүләренчә, укыту теоретик һәм гамәли өлешләрне күздә тота.

Теоретик өлеш үз эченә муниципаль хезмәтләр күрсәтү буенча эш принципларын өйрәнүне һәм «сорау - җавап» форматында түбәндәге юнәлешләр буенча консультацияне ала.

Гамәли өлеш кысаларында белгечләр тест сынаулары уза, аларның нәтиҗәләре буенча исемле сертификат ала.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: