+19 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
29 июль 2021, 18:35

Үзебезнең эко-сумкалар күпләп чыгарылачак!

Уфаның эко-җитештерүчесе "Башкортстан продукты" проектына кушылды.

Үзебезнең эко-сумкалар күпләп чыгарылачак!
Үзебезнең эко-сумкалар күпләп чыгарылачак!

Уфаның «Без затей» компаниясе «Башкортстан продукты» проектында 558нче катнашучы булды. Ай дәвамында предприятие гамәлдәге законнар, җитештерү шартлары таләпләренә туры килү-килмәүгә документларны тикшерү этапларын уңышлы узды һәм комиссиянең уңай эксперт бәяләмәсен алды. Бу хакта Башкортстан Республикасы Сәүдә һәм хезмәт күрсәтү министрлыгыннан проект дипломын раслаячак.

- Проект белән хезмәттәшлек предприятиедә уңай чагылыш табар һәм аның алга таба үсешенә ярдәм итәр дип өметләнәбез, - дип билгеләп үтте Башкортстан сәүдә һәм хезмәт күрсәтү министры Алексей Гусев.

Оешма эко-сумкалар тегү, макет эшләү, промо-рюкзаклар, тукыма төргәкләре бастыру белән шөгыльләнә. Продукция, тукыма әйберләрен әзерләүдә заманча тенденцияләрне исәпкә алып, экологик материаллардан эшләнелә. Оешмада җитештерелүче товарларның сыйфатына контроль алып барыла.

"Предприятие үз эшчәнлеген 2005 елдан алып бара. Безнең 1 900 000 артык сумка кешеләргә хезмәт итә. Русиядә Калининградтан Владивостокка кадәр, Америкада, Германиядә, Һиндстанда «Без затей» сумкаларын очратырга мөмкин. Предприятие үзенчә уникаль, без үз эшебезгә менталь үзенчәлекләре булган кешеләрне җәлеп итәбез. Без Уфада «Улей» иҗтимагый үзәгендә урнашкан интеграцион махсус остаханәләр оештырабыз, - дип уртаклашты оешма директоры Татьяна Хлесткина. - Проектта катнашу безгә продукциягә игътибарны арттырырга һәм клиентларны җәлеп итәргә ярдәм итәр дип уйлыйбыз».

«Без затей» компаниясе азык-төлек булмаган продукция җитештерүчеләр проектының дипломантлары исемлеген тулыландырды. Быелдан "Башкортстан продукты" азык-төлек булмаган товарлар җитештерүчеләр проектына керү өчен Гомумрусия икътисади эшчәнлек төрләре классификаторы буенча чикләүләрне бетерде.

Фото: /pravitelstvorb.ru

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: