+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
30 июль 2021, 15:55

Күчемсез милек мәсьәләләре буенча киңәшмә узды

Башкортстанның Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгында күчемсез милек буенча бердәм дәүләт реестрына кадастр бәясен билгеләү өчен кирәкле мәгълүматлар кертү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.

Күчемсез милек мәсьәләләре буенча киңәшмә узды
Күчемсез милек мәсьәләләре буенча киңәшмә узды

- Агымдагы елның 1 октябренә кадәр Башкортстан территориясендә барлык категория җирләргә дәүләт кадастр бәяләвен уздыру өчен җир кишәрлекләре турында җитешмәгән белешмәләр билгеләү эшен төгәлләү планлаштырыла, - дип хәбәр итте министрының беренче урынбасары Дмитрий Суслин.

Киңәшмәдә «Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрын белешмәләр белән тулыландыру» проекты буенча чараларны гамәлгә ашыру барышында барлыкка килә торган мәсьәләләр каралды, аларны гамәлгә ашыру буенча җаваплы башкаручылар - Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгында, республика буенча Росреестр идарәсе һәм республика урындагы үзидарә органнары.

Фото: pravitelstvorb.

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: