+14 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
30 июль 2021, 20:55

Һәр авылның – үз проблемасы

Шул көннәрдә Кырмыскалы районының Кабак авылында халык җыены узды. Очрашуда Дәүләт думасы депутаты Павел Качкаев катнашты.

Һәр авылның – үз проблемасы
Һәр авылның – үз проблемасы

Кабак авыл биләмәсе соңгы ун ел эчендә байтак үзгәрешләр кичерде. Биләмәләр төзекләндерелә, яңа объектлар сафка тапшырыла, сәнәгать предприятиеләре ачыла. Кыскасы, монда яшәүчеләр өчен уңай шартлар тудыруга зур игътибар бирелә. Шул ук вакытта, хәл итәсе мәсьәләләр дә аз түгел. Чираттагы очрашуда авыл халкы үзләрен борчыган проблемалар белән мөрәҗәгать итте.
Район хакимияте башлыгы Әлфир Сабиров гомум икътисади хәл белән таныштырып, Кырмыскалы районының илдә һәм республикада тормышка ашырылган байтак программаларда катнашып баруы хакында сөйләде. Менә очрашу узган ял паркы да биредә “Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру” программасы буенча барлыкка килгән. “Әлбәттә, барысы да без теләгәнчә түгел. Проблемаларны беләбез, аларны хәл итүгә барлык көчебезне салабыз”, - диде.
Павел Рюрикович та халыкка ял итү өчен шартлар тудыру турында сөйләп, республикада өлкәннәр һәм балалар өчен елына 100-130 зур һәм бәләкәй объектлар төзелүен билгеләде.
Кабак авылы – бик уңайлы урында: якында гына Агыйдел елгасы ага, Уфа шәһәренә дә якын урнашкан. Яңа бистәләр барлыкка килү белән газ тәэминаты, су үткәрү, юлларны төзекләндерү кебек бурычлар өстәлеп тора. Авыл халкы бассейн төзү, мәктәптә ашханә, спорт залы төзү буенча да мөрәҗәгать итте. Агыйдел елгасы якында гына булуга карамастан, су керү өчен җиһазландырылган пляж да юк. “Бассейн булмый икән, су керү урынын төзекләндерергә кирәк”,– дигән тәкъдимнәрен җиткерде җыелучылар.
Әлбәттә, спорт залы һәм бассейн төзү турында әле билгеле сәбәпләр буенча сөйләп булмый. Ә менә җиһазландырылган пляж биредә киләсе елда барлыкка килергә мөмкин. Әлфир Фәрхәт улы билгеләвенчә, районда ел саен бер төзекләндерелгән су коену урыны барлыкка киләчәк. Шулай, узган елда – район үзәгендә, ә быел Прибельский авылында пляжлар ачылды.
Калган мәсьәләләр дә район хакимияте тарафыннан тикшерелеп, эшкә алыначак. Ә район халкы белән мондый очрашулар дәвам итәчәк.

Фото: Кырмыскалы районы хакимияте.

Һәр авылның – үз проблемасы
Һәр авылның – үз проблемасы
Һәр авылның – үз проблемасы
Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас: