+18 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
31 июль 2021, 10:30

Русия финанс министры урынбасары Алексей Лавров Башкортстанга эш сәфәре белән килде

Русия Федерациясе финанс министры урынбасары Алексей Лавров Башкортстанга эш сәфәре барышында Республика белән идарә итү үзәге эшчәнлеген оештыру белән танышты аннары бюджет һәм сатып алу законнары яңалыклары турындагы киңәшмәдә катнашты.

Русия финанс министры урынбасары Алексей Лавров Башкортстанга эш сәфәре белән килде
Русия финанс министры урынбасары Алексей Лавров Башкортстанга эш сәфәре белән килде

Киңәшмә Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров җитәкчелегендә Русия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы Финанс университетының Уфа филиалы, бюджет һәм сатып алу законнары таләпләрен үтәү өчен турыдан-туры җаваплы булган башкарма власть һәм урындагы үзидарә органнары вәкилләре катнашлыгында видеоконференцэлемтә форматында узды.

Андрей Назаров Русия Федерациясе Финанс министрлыгына коронавирус инфекциясе чорында ярдәм күрсәткәне һәм бюджет кануннарында кабул ителгән үзгәрешләр өчен рәхмәт белдерде, алар бюджет ассигнованиеләрен оператив рәвештә яңадан бүлү буенча башкарма власть органнары хокукларын киңәйтте һәм карарлар кабул итү тизлеген арттырды.

- Башкортстанда иң зур төбәк бюджет системаларының берсе. Республика территориясендә төрле дәрәҗәдәге 897 бюджет формалаша һәм үтәлә. Билгеләнгән функцияләрне башкару һәм гражданнарга хезмәтләр күрсәтүне 5 меңнән артык учреждение башкара. 2020 елда берләштерелгән бюджет керемнәре күләме 260 миллиард сумнан артып китте. Федераль бюджеттан моңарчы күрелмәгән финанс ярдәмен билгеләп үтәргә кирәк. 2020 елда республика 96 миллиард сум алды, 2019 ел дәрәҗәсенә карата үсеш ике тапкырга диярлек. Бу үз керемнәренең кимүен өлешчә компенсацияләргә һәм социаль өлкәдә мөмкин булган тискәре тенденцияләрне булдырмаска, кабул ителгән йөкләмәләрне үтәргә, сәламәтлек саклауга тиешле акчалар җибәрергә, гомумдәүләт проектларын гамәлгә ашыру күләмнәрен һәм темпларын саклап калырга мөмкинлек бирде, - дип билгеләде Премьер-министр.

Алексей Лавров үзенең докладында бюджет һәм сатып алу законнарының яңалыкларын җентекләп аңлатты.

- Башкортстан - социаль-икътисади үсешнең күп кенә аспектлары буенча лидер, идарә карарларын кертү һәм Русиядә гамәлгә ашырыла торган барлык бюджет финанс реформаларында актив катнашучы, - дип билгеләп үтте Русия финанс министры урынбасары.

Республика финанс министры Лира Игътисамова Башкортстанның хәзерге этапта бюджет сәясәтен гамәлгә ашыру турында сөйләде.

Тантаналы шартларда Андрей Назаров нәтиҗәле дәүләт һәм иҗтимагый эшчәнлеге, Русия һәм Башкортстанның финанс-икътисади һәм социаль өлкәсенә зур өлеш керткәне, бюджет тотрыклылыгын ныгыткан өчен Алексей Лавровка республиканың Халыклар дуслыгы орденын тапшырды.

Алексей Лавров ахырда киңәшмәдә катнашучыларның сорауларына җавап бирде.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: