-4 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
2 август 2021, 15:15

"Уфа" аэропорты алдынгылар исәбендә

Башкортстан ел саен төбәк авиация маршрутларын субсидияләү күләмен арттыра.

"Уфа" аэропорты алдынгылар исәбендә
"Уфа" аэропорты алдынгылар исәбендә
Узган елда республика бюджетыннан 7 юнәлешне субсидияләү өчен - 87 миллион сум, быел 120 миллион сум акча буленгән. Бу хакта оператив киңәшмәдә транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Александр Булушев бәян итте.

"Уфа аэропортыннан быел төбәк авиапассажирларын ташуны оештыру максатында Башкортстан Хөкүмәте Һава транспорты федераль агентлыгы (Росавиация) җитәкчесе адресына 2021 елга «Уфа» халыкара аэропортыннан (12 маршрут кертелгән) төбәк һава транспортында пассажирлар ташуның планлаштырыла торган маршрут челтәре турында хат юллады.

"Росавиация"нең боерыгы белән быел субсидияләнүче маршрутлар исемлеге расланган, аның нигезендә федераль һәм Башкортстан бюджетларыннан финансланучы 6 маршрут (Екатеринбург – Уфа, Уфа – Волгоград, Киров, Краснодар, Дондагы Ростов, Самара) расланган.
Әлеге маршрутларны Русия Федерациясе (39%) һәм Башкортстан Республикасы бюджетларыннан финанслау (61%) күздә тотыла. 3 маршрут буенча финанслау ике төбәк бюджетларыннан Свердловск, Волгоград һәм Киров өлкәләре белән берлектә субсидияләнә.

«Уфа» халыкара аэропортыннан төбәк авиапассажирларын ташу программасын тормышка ашыру нәтиҗәләре буенча 2013 елдан бу елга кадәр барлыгы 309 мең кешегә хезмәт күрсәтелгән, 15,2 мең авиарейс ясалган.

Фото: visasam.ru

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: