-5 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
3 август 2021, 11:45

Эшкуарлар саны артырга тиеш

2 августта Премьер-министр Андрей Назаров республика Хөкүмәтенең чираттагы утырышын үткәрде, анда “Минем бизнес” үзәге чараларын тормышка ашыруны финанс белән тәэмин итүгә субсидияләр бирү тәртибе расланды.

Эшкуарлар саны артырга тиеш
Эшкуарлар саны артырга тиеш
 — 2021 елда безнең республика Идел буе федераль округында кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итүгә федераль акчалар җәлеп итү буенча беренче урынны алды, — диде Андрей Назаров. — Башкортстанда кече бизнеска ярдәм итү өчен кирәкле инфраструктура булдырылган: Төбәк гарантия оешмасы, Башкортстан микрокредит оешмасы, Төбәк лизинг компаниясе, Экспортка ярдәм итү үзәге, Авыл хуҗалыгы консультацияләре үзәге һәм башка оешмалар. “Минем бизнес" үзәге аерым роль уйный. 2024 елга кадәр без республиканың барлык шәһәрләрендә шундый үзәкләр ачарга, ә кече бизнеста эшләүчеләр саны 537 меңгә кадәр артырга тиеш.
Республиканың Эшкуарлык буенча дәүләт комитеты рәисе Нияз Фазылов билгелеп үтүенчә, республикада “Минем бизнес” үзәге эшчәнлеген 2019 елның маенда башлаган. Бүгенге көндә үзәкнең офислары Уфа, Күмертау, Нефтекама, Стәрлетамак һәм Октябрьскийда ачылган. Алар республика эшкуарларының гомум саныннан 58 проценттан артыгын колачлый.
2021 елда эшкуарларга һәм үзмәшгуль гражданнарга ярдәм итү өчен “Минем бизнес” үзәге аша 130,4 миллион сум күләмендә бюджет акчасы каралган. Бу эшкуарларны теркәүдә, аларның продукциясен сертификатлауда, электрон сәүдә мәйданчыкларында урнаштыруда, эшлекле чаралар, конференцияләр, форумнар, түгәрәк өстәлләр, конкурслар үткәрүдә, җитештерү һәм инновацион консалтинг хезмәте күрсәтүдә, белем бирү чаралары, тренинглар, семинарлар, мастер-класслар һәм аксерация программалары үткәрүдә ярдәм итәргә мөмкинлек бирәчәк.

Фото: правительстворб.ру


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: