-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
3 август 2021, 13:14

Район үсеше Хөкүмәттә билгеләнә

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров җитәкчелегендә республика Хөкүмәте утырышы узды.

Район үсеше Хөкүмәттә билгеләнә
Район үсеше Хөкүмәттә билгеләнә

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров җитәкчелегендә республика Хөкүмәте утырышы узды.

Утырышның көн тәртибенә ярашлы рәвештә, Башкортстан Республикасы финанс министры Лира Игътисамова Иглин районының стратегик үсешенең юл картасын (чаралар планын) эшләүнең барышы турында сөйләде.

Премьер-министр Андрей Назаров кушуы буенча республика Хөкүмәтенең 2024 елга кадәр Иглин районының социаль-икътисади үсеше буенча чаралар планын эшләү буенча эшче төркем составын раслау турындагы боерыгы эшкәртелеп кабул ителде.

15 июльдә республика Финанс министрлыгы видеоконференцэлемтә режимында эшлекле киңәшмә уздырды, аның кысаларында чаралар планы проекты турында җентекләп фикер алышу булды, алга таба эшләү өчен бурычлар билгеләнде.

- Бүген министрлыклар, ведомстволар, оешмалар һәм Иглин районы муниципаль район хакимиятенең тәкъдимнәре буенча, 2024 елга кадәр Башкортстан районының социаль-икътисади үсеше буенча план проекты формалаштырылды. Чаралар планы проекты 11 бүлектән тора, алар 221 пунктны берләштерә, - дип билгеләп үтте финанс министры Лира Игътисамова.

Юл картасы чаралары салым һәм салым булмаган керемнәрне арттыруга, агросәнәгать комплексы, сәламәтлек саклау, мәдәният, мәгариф, спорт, эшкуарлык, янгынга каршы эшчәнлек системасын үстерүгә, социаль объектлар төзүгә, торак-коммуналь инфраструктураны яхшыртуга юнәлтелгән.

Белешмә:
Башкортстан Республикасы Иглин районының 2024 елга кадәр социаль-икътисади үсеше буенча чаралар планын 10 августка кадәр раслауга кертү планлаштырыла.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: