Очрашуда Дүртөйле, Миякә, Гафури һәм Борай районнары вәкилләре катнашты, алар перспективалы тармаклар һәм җентекләп карауны таләп итүче мәсьәләләр турында сөйләште.
Дүртөйле районы хаимияте башлыгы урынбасары Гөлнара Кашаева муниципалитетның төрле өлкәләрдәге үсеше турында тулы мәгълүмат белән уртаклашты. Инвесторлар өчен кызыклы нокталарның берсе - реконструкцияләнә торган М7 «Идел» трассасы. Район җитәкчелеге инвесторларга юл буе сервисы объектларын урнаштыру өчен 6 нокта тәкъдим итә. Икенче объект – сәүдәгәр Зубилов йорты.
- Үсеш корпорациясе «Лукойл» һәм «Татнефть» кебек эре инвесторлар белән эшли. Без аларга юл буе сервисын үстерү өчен мәйданчыклар тәкъдим итәргә әзер, - диде Корпорациянең генеральный директоры Наил Габбасов. - Икенче ноктага килгәндә, хәзер сәүдәгәр Зубиловның йортына игътибар аз. Әмма эшне дөрес оештырсак, без бу объекттан да бик кызыклы туристлык урыны эшли алабыз. Өстәвенә, проектны гамәлгә ашыру өчен бездә потенциаль инвестор бар инде.
Миякә районы бизнес-шерифы Зиннур Зыякаев әйтүенчә, анда инвесторларның игътибарын юл буе сервисын урнаштыру һәм эре мөгезле терлекләр тиреләрен эшкәртү өчен мәйданчыклар җәлеп итәргә мөмкин. Моннан тыш, районның танылган истәлекле урыны - Нарыстау янындагы Изге чишмә. Анда су шифалы үзлекләргә ия. Әмма инвестор әлегә табылмаган.
Гафури районының инвестицион потенциалы турында бизнес-шериф Рамил Әхмәтов сөйләде. Аның сүзләренә караганда, муниципалитет территориясендә кояш электр станцияләрен урнаштыру өчен яраклы участоклар бар. Сүз уңаеннан, Миякә районында да шундый ук мәйданнар бар.
Гафури районында инде «Гафурийская» кояш электр станциясе эшли. Хәзер муниципалитет җитәкчелеге шундый икенче объектны урнаштыру буенча проектны гамәлгә ашырырга ниятли. Моның өчен кызыксынган инвесторлар белән системалы эш алып бару кирәк. Үсеш корпорациясе менеджерлары, үз чиратында, «Алга» махсус икътисади зонасының гамәлдәге резидентларына - «Оптимум Солар Рус» һәм «Парис» компанияләренә тәкъдим белән мөрәҗәгать итәчәк.
Очрашу барышында шулай ук боз мәйданчыгы булган физкультура-сәламәтләндерү комплекслары җитмәү ачыкланды. Бу хакта бизнес-шериф Марат Ахунов хәбәр итте.
- Бу мәсьәләдә без Александр Семак фонды белән төзелеш мөмкинлеге турында фикер алышырга һәм ярдәм итәргә әзер. Нәкъ менә хәзер без коллегалар белән Уфада Спорт академиясен төзү проектын эшлибез, - дип хәбәр итте Наил Габбасов.
Белешмә:
Бизнес-шерифлар институты Башкортстанда төбәк Башлыгы Радий Хәбиров тарафыннан кертелде. Институтның төп бурычы - муниципалитетларда бизнес алып бару өчен шартлар тудыру.
Районнарның инвестицион потенциалы белән җентекләп танышу һәм инвесторларны кызыксындырырлык үсеш нокталарын билгеләү өчен бизнес-шерифлар белән онлайн-очрашулар сериясе Башкортстан Республикасының Үсеш корпорациясе тарафыннан башлап җибәрелде.
Бүгенге көндә корпорациянең генеральный директоры Наил Габбасов 32 район вәкилләре белән ун очрашу үткәрде. Узган киңәшмә нәтиҗәләре буенча эшкә 17 бизнес-кейс кабул ителгән, шуларның бишесе потенциаль инвесторларга тәкъдир итүгә әзер.
Фото: "Правительство РБ"