+15 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
4 август 2021, 16:50

Уңыш сере - остазлыкта

Башкортстанда «Хезмәт җитештерүчәнлеге» гомумдәүләт проектын тормышка ашыру кысаларында «Остазлыкның иң яхшы практикалары» конкурсы тәмамланды.

Ул республикада «Хезмәт җитештерүчәнлеге» гомумдәүләт проектында катнашучы предприятиеләр арасында «Хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру өлкәсендә остазлык» номинациясендә беренче тапкыр уздырылды.

Бу хакта республиканың икътисади үсеш һәм инвестиция сәясәте министрының беренче урынбасары Айрат Фәхретдинов җиткерде. Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча җиңүче дип "ОЗНА-Инжиниринг фәнни-җитештерү предприятиесе" танылды, ул «Остазлык: җитәкченең иң яхшы 10 тәҗрибәсе» практикасын тәкъдим итте.

Икенче һәм өченче урыннарны "Нефтекама ясалма күн җитештерү берләшмәсе" һәм Благовещен арматура заводы алдылар.

Иң яхшы тәҗрибәләрне ранглау һәм сайлап алу конкурс комиссиясе әгъзалары тарафыннан нәтиҗәлелек, уникальлек, практикаларны тиражлау мөмкинлеге кебек критерийлар буенча гамәлгә ашырылды.

- Башкортстанның Икътисади үсеш һәм инвестиция сәясәте министрлыгы конкурста катнашучыларның барысына да рәхмәт белдерә. Финалистларны лаеклы җиңүе белән котлыйбыз һәм конкурсның шушы елның 4 кварталында үтәчәк остазлыкның иң яхшы практикалары буенча Бөтенрусия этабында уңышлар телибез, — диде Айрат Фәхретдинов.

Конкурс остазлыкның алдынгы практик тәҗрибәсен ачыклау һәм тарату, хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру, остазлыкны үстерү һәм республикада остазлыкның нәтиҗәле практикаларын тарату максатыннан уздырылды.

Фото: правительстворб.ру

Уңыш сере - остазлыкта
Уңыш сере - остазлыкта
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: