Башкортстанда җиңел сәнәгатькә дәүләт ярдәме чаралары исәбенә "Three Fives" бренды астында спорт киемнәре тегү предприятиесендә ике тапкыр күбрәк җитештерә башладылар. Җитештерү күләмен арттыру былтыр 550 мең сум күләмендә төбәк субсидиясе бирү исәбенә мөмкин булды. Предприятиегә яңа җиһазлар – киң форматлы тыгызлаучы плоттер һәм каландр термопресс сатып алынган.
— Башкортстанның җиңел сәнәгать предприятиеләрен субсидияләү юлы белән без предприятиеләрне үстерүдә ярдәм итәбез. Агымдагы елда производство өчен чимал һәм материаллар сатып алуга чыгымнар өлешен субсидияләү буенча 100 миллион сум үзләштерелгән, җиһазлар сатып алуга һәм программа белән тәэмин итүгә чыгымнарының өлешен каплауга субсидия бирү буенча 31 августка кадәр документлар кабул ителә, – дип белдерде сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министры Александр Шельдяев.
Яңа җиһазлар кулланыла торган чимал санын, җитештерү калдыкларын минимальләштерү хисабына киметергә мөмкинлек бирде, бу әзер продукциянең үзкыйммәтен киметергә һәм спорт киемнәре җитештерү өлкәсендә көндәшлек дәрәҗәсен арттырырга ярдәм итә. Шулай ук җитештерү тизлеге һәм күләме дә арткан. Әйтик, иске җиһазлар белән бер командага заказны тегүгә 2 атна вакыт китсә, хәзер алар 5 көндә эшли.
Әзер продукция бөтен Русия территориясенә таратыла. Тәэмин итү географиясен киңәйтү өчен СТ1 сертификатын рәсмиләштерү процессы бара, бу товарны таможня пошлиналарыннан һәм салымнардан азат итәргә һәм продукцияне тулысынча әзерләнгән ил атамасын расларга мөмкинлек бирәчәк.
Фото: pravitelstvorb.ru