+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
5 август 2021, 17:35

АКШта уңышлы сынау узды

"Планетаның сыек углеводород запасларын рациональ үзләштерү" дөнья дәрәҗәсендәге фәнни үзәк (НЦМУ) галимнәре коллективы (аның составына Уфа дәүләт нефть техник университеты керә) FlowMax "промывочный переводнигы"н эшләде.

Компаниянең Техас шәһәрендәге 9 скважинасында тәҗрибә-сәнәгать сынаулары узды.

FlowMax куллану шламны транспортлау нәтиҗәлелеген арттырырга һәм аның скважинада туплануын булдырмый калырга ярдәм итә. Бу эквивалент циркуляция тыгызлыгын 0,5-1 фунт/галлонга киметергә ярдәм итә. Русия галимнәре эшләнмәсе бер скважина төзелешенә бер тәүлеккә якын акчаны янга калдырырга мөмкинлек бирде.

Эшләнмәнең үзенчәлеге - гидромонитор бөгелмәләрнең дөрес урнашуында, бу продуктлы катламга 0 процент йогынты ясый.

"Планетаның сыек углеводородлары запасларын рациональ үзләштерү" дөньякүләм дәрәҗәдәге фәнни үзәктән әлеге эштә Уфа дәүләт нефть техник университеты галиме Радмир Ганиев катнашты.

Сынауларны уңышлы үткәрү Башкортстан территориясендә уникаль җиһазлар җитештерүне оештыруга һәм горизонталь скважиналар бораулау өчен сервис хезмәте күрсәтүгә исәп тотарга мөмкинлек бирәчәк.

Шельф ятмаларында скважиналар бораулаганда, шул исәптән Арктикада да, мондый технологияләр аеруча кирәк. Якын арада Русия Федерациясендә әлеге технологияне патентлауга әзерлек башланачак.

Фото: правительстворб.ру

АКШта уңышлы сынау узды
АКШта уңышлы сынау узды
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: