+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
5 август 2021, 18:00

Эшкуарлык өчен - уңай шартлар

Башкортстанда күчемсез милекне теркәү буенча туктатып торулар күрсәткече 2017 елда 5 проценттан 2021 елда 1 процентка кадәр кыскартылган.

Эшкуарлык өчен - уңай шартлар
Эшкуарлык өчен - уңай шартлар
Башкортстанда күчемсез милекне теркәү буенча туктатып торулар күрсәткече 2017 елда 5 проценттан 2021 елда 1 процентка кадәр кыскартылган.

Бу хакта төбәкнең Росреестр җитәкчесе урынбасары Марина Мартынова республиканың эре бизнес-җәмәгатьчелеге вәкилләре өчен оештырылган вебинарда хәбәр итте.

Чарада Башкорстан буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе урынбасары Марат Мирзаянов, хезмәтнең структур подразделениеләре начальниклары, 40лап шәхси эшкуар һәм республиканың юридик берәмлекләре вәкилләре катнашты.

- Башкортстанда Росреестр хезмәтләрен алу өчен документлар тапшыруның электрон ысулы арту күзәтелә. Бу эш нәтиҗәсендә агымдагы елның июленә хокукларны теркәү буенча туктатып торулар санын 1процентка кадәр киметә алдык (2017 елда бу күрсәткеч 5 процент тәшкил итте), кадастр исәбе буенча - 3,4 процентка кадәр (2017 елда – 16,9 процент), шулай ук күчемсез милекне теркәү буенча бизнес вәкилләреннән электрон гаризалар өлешен 41процентка кадәр арттыра алдык (максатчан әһәмияте булганда 01.01.2022 - 40 процентка), - дип сөйләде Марина Мартынова.

Эшкуарлыкка ярдәм итү максатларында кабул ителгән төп чара сыйфатында Росреестр белгечләре юридик берәмлекләрнең һәм шәхси эшкуарларның хокукларын дәүләт теркәвенә алу буенча хезмәтләр күрсәтү срокларын - 5 эш көненә кадәр, ә электрон рәвештә бирү ысулы белән - 2-3 эш көненә кадәр кыскартуны атадылар.

Киңәшмә барышында өстәмә рәвештә исәпкә алу-теркәү гамәлләре буенча туктатылырга мөмкин булган төп сәбәпләр әйтелде һәм аларны булдырмау чаралары билгеләнде.

«Опора России» Башкортстан бүлеге рәисе Ләйсән Николаева билгеләп үткәнчә, дәүләт органнары җитәкчеләре һәм бизнес-структуралар вәкилләренең ачык диалогы дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең сыйфатын арттыра, административ процедураларны гадиләштерә, Шулай итеп, Башкортстан Республикасында эшкуарлык эшчәнлеген алып бару өчен уңайлы шартлар тудыра.

Фото: "Правительство РБ"


Автор:Резида Валитова
Читайте нас: