+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
5 август 2021, 18:10

Яңа резидент суднолар ремонтлаячак

Башкортстанда "Благовещен" алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясендә яңа резидент - «БАШТРАНСФЛОТ» җәмгыяте теркәлгән.

Яңа резидент суднолар ремонтлаячак
Яңа резидент суднолар ремонтлаячак

Компания 300 тоннага кадәр йөк сыйдырышлы судноларны күтәрү-төшерү (кессонлаштыру) өчен билгеләнгән «Кессон-200» урта суднолар күтәртү корылмасын ремонтлау һәм модернизацияләү буенча инвестиция проектын тормышка ашырырга ниятли. Модернизацияләнгән кессон ярдәмендә предприятие суднолар ремонтлау һәм суднолар төзү буенча хезмәтләр күрсәтәчәк, бу, гомумән алганда, республикада елга транспорты үсешенә ярдәм итә.

- Алгарышлы территория - төбәккә инвестицияләр җәлеп итүнең мөһим коралы. Инвесторларның яңа проектларны гамәлгә ашырырга әзерлеге Башкортстанның бизнес алып бару өчен уңайлы төбәк булуын күрсәтә. «БАШТРАНСФЛОТ» сыйфатлы итеп суднолар ремонтлаячак, шулай ук суднолар төзиячәк, бу республикада һәм Русия Федерациясенең күрше төбәкләрендә елга транспорты үсешенә уңай йогынты ясаячак. Инвестицияләр күләме 22,7 миллион сум тәшкил итәчәк, предприятиедә 110 эш урыны булдырылачак, - дип сөйләде икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министры урынбасары Екатерина Кликунова.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: