+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
6 август 2021, 22:50

"Атлант" Башкортстан белән кызыксына

Мәскәүнең "Атлант ГК" компаниясе Башкортстанда, 1 миллиард сум акча кереп, төзелеш материаллары җитештерүне ачарга планлаштыра, дип хәбәр иттеләр республиканың Үсеш корпорациясендә.

"Атлант" Башкортстан белән кызыксына
"Атлант" Башкортстан белән кызыксына

Мондый плитәләр Канадада гына җитештерелә, Русиядә әлегә алар җитештерелми иде. Инвестор аны "Алга" махсус икътисади зонада урнаштыру вариантын карады.

"Коллегалар үзләрен ышанычлы партнерлар буларак күрсәтте - без Кырымда аларның башка проектларын күрдек. Безнең өчен инвесторларның безнең арттан баруы һәм Башкортстан территориясендә проектларны эшләтеп җибәрүдә ышаныч күрсәтүләре мөһим,

- диде республиканың Үсеш корпорациясе генеральный директоры Наил Габбасов.

- Плитәләр җитештерү заводы - ул эре проектның бер өлеше. Инвестор шулай ук клинкер кирпеч һәм төзелеш материаллары буенча җиһазлар җитештерүне башлап җибәрергә ниятли. Коллегалар эшләрендә керамзит куллануы турында белдерде һәм без бизнес-шерифлар белән эшне дәвам итү кысаларында бу материалны җитештерүне оештырырга тәкъдим иттек. Узган атнада гына Ярмәкәй районы вәкилләре белән керамзит заводын эшләтеп җибәрүгә бәйле проблемалары булган эшкуарга ярдәм итү вариантлары турында фикер алыштык. "Атлант" проекты урындагы эшкуарга старт бирергә ярдәм итәр иде".

"Атлант"ны республика биредә чимал белән тәэмин итүчеләр булуы белән җәлеп итә, шулай ук инвестор махсус икътисади зона резидентларына бирелә торган таможня ташламалары белән кызыксынды.Проект менеджерлары «Инвестиция сәгате"ндә проектны тәкъдир итү өчен кирәкле документлар әзерләүгә кереште, дип хәбәр иттеләр Үсеш корпорациясендә.

фото: башинформ

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: