Исегезгә төшерәбез, завод Австриянең «Ласселсбергер» холдингына керә, аны ачуда Русия Федерациясе Президенты Владимир Путин катнашты.
«Русия базары Австрия өчен аерым әһәмияткә ия, чөнки Русия — Австриянең иң мөһим сәүдә партнерларының берсе, - диде Курц. - Шуңа күрә Австриянең "Ласселсбергер" төркеме кебек алдынгы предприятиеләрен җәлеп итү нәтиҗәсендә без тотрыклы икътисади элемтәләрне тагын да ныгыта алачакбыз».
Канцлер фикеренчә, коронавирус пандемиясеннән соң без икътисадтагы кризиска кадәрге дәрәҗәгә мөмкин кадәр тизрәк ирешергә тиеш, һәм барыннан да элек, үз эш урыннарын югалткан кешеләр янә югары сыйфатлы вакансияләр белән тәэмин ителергә тиеш.
«Без бергәләп кризисны уңышлы җиңеп чыга һәм инновацияләр нәтиҗәсендә икътисадны тергезүгә ирешә алачакбыз. Яңа җитештерү предприятиесен ачу - компания өчен мөһим адым гына түгел, ә икътисади яктан сәламәтләндерүнең мөһим сигналы да»,
— дип белдерде Канцлер.
Австрия Канцлеры Владимир Путинны һәм чарада катнашучыларны завод ачылуы белән котлады.
фото: austria-today.ru