-5 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
7 август 2021, 11:00

Безнең өчен зур дәрәҗә

"Яңа эре сәнәгать предприятиесен эшләтеп җибәрү - республика өчен зур дәрәҗә", - дип белдерде Уфаның «Молния» фәнни-җитештерү предприятиесе генеральный директоры Борис Дорфман.

Безнең өчен зур дәрәҗә
Безнең өчен зур дәрәҗә

«Республикада икътисадның реаль секторындагы яңа предприятие ачылу - безнең өчен зур дәрәҗә. Төзелеш сәнәгате - ул безнең киләчәк, аннан башка тормышыбызны һәм үсешебезне күз алдына китерүе дә кыен. Шуңа күрә без чакыруны бик теләп кабул иттек һәм яңа производство — "21 гасыр могҗизасы" н карарга килдек», — дип билгеләп үтте ул.

Борис Дорфман шулай ук республикада федераль әһәмияткә ия булган дистәләгән сәнәгать предприятиеләре барлыкка килүенә басым ясады.

"Радий Хәбиров безгә бик игътибар белән карый, - дип өстәде ул. - Эре күргәзмәләрдә, форумнарда ул һәрвакыт предприятиеләр стендларына килә, безнең эшебез белән кызыксына, үтенечләребезгә җавап бирә».

Борис Дорфман «Цемикс» заводын эшләтеп җибәрүдә Русия Президенты Владимир Путин катнашкан мизгелне аерым билгеләп үтте.

«Мондый вакытта, бигрәк тә ковид шартларында, дәүләт башлыгының безнең республикага килүе бик күңелле. Шәхсән мине, сәнәгать предприятиесе директоры буларак, Президентның реаль продукция бирәчәк һәм яңа эш урыннары булдырачак реаль сектор производствосын ачуга килүе шатландыра", - дип билгеләп үтте Борис Дорфман.


Автор:Резида Валитова
Читайте нас: