Русия Президенты Владимир Путинның «Цемикс» заводы эшчеләре белән очрашуы вакытында бер хезмәткәр авылларны, шул исәптән Әбҗәлил районының Давыт авылын газлаштыруны үтенде. Владимир Путин Радий Хәбировтан авыл проблемасын хәл итүне сорады. Башкортстан Башлыгы газлаштыру процессын шәхсән үзе контрольдә тотуын билгеләп үтте.
Русия Президенты искә төшергәнчә, 2022 ел ахырына кадәр илдә газүткәргечләр уза торган территорияләр газлаштырылачак. Газ магистральләреннән еракта урнашкан калган йортлар буенча газ кертү мәсьәләләре планлы режимда хәл ителәчәк.
– Поселокара газүткәргечләр янында йортларга кадәр бушлай газүткәргеч салу буенча бөтен эш 2022 ел ахырына кадәр тәмамланырга тиеш, - диде Владимир Путин.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров хәбәр иткәнчә, республикада газлаштыру буенча төбәк штабы булдырылган.
– Без «Межрегионгаз»ны төбәк подрядчысы буларак билгеләдек, аның белән авылларны газлаштыру буенча эш планын билгелибез, - диде Радий Хәбиров.
Фото: "Башинформ"