+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
7 август 2021, 17:22

Канцлер фикере әһәмиятле

Австрия канцлеры Cemix заводын эшләтеп җибәрүне пандемиядән соң икътисадны савыктыру өчен мөһим сигнал дип атады.

Канцлер фикере әһәмиятле
Канцлер фикере әһәмиятле


Австрия Республикасының федераль канцлеры Себастиан Курц Әбҗәлил районында Lasselsberger компанияләр төркеменең Cemix цемент заводын эшләтеп җибәрү тантанасында катнашучыларга видео мөрәҗәгать юллады.

– Яңа җитештерү предприятиесен ачу компания өчен мөһим адым гына түгел, ә пандемиядән соң икътисадны савыктыруның мөһим сигналы да, – диде Себастиан Курц. - Русия Австриянең иң мөһим сәүдә партнерларының берсе булып тора. "Lasselsberger" төркеме кебек Австрия предприятиеләренең җәлеп ителгән эше нәтиҗәсендә без икътисади элемтәләрне тагын да ныгытырбыз.

Яңа җитештерүгә Русия Президенты Владимир Путин, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров, төркемне гамәлгә куючы Йозеф Ласселсбергер һәм "Цемикс" җәмгыяте генеральный директоры Самат Тарыбаев старт бирде.


Автор:Резида Валитова
Читайте нас: