+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
7 август 2021, 10:56

Табигатькә зыян килмәячәк

Әбҗәлил районында коры төзелеш катнашмалары җитештерү буенча «Цемикс» заводы экологик ягулыкта эшләячәк.

Табигатькә зыян килмәячәк
Табигатькә зыян килмәячәк

Биредә ачылган «Ласселсбергер» компанияләр төркеменең "Цемикс" коры төзелеш катнашмалары җитештерү заводында мондый производстволар өчен ягулыкның иң экологик төре кулланылачак.

Бу хакта журналистларга "Газпром Межрегионгаз Уфа" җәмгыяте генеральный директоры Альберт Локманов сөйләде:

- Безнең республика өчен бу мөһим вакыйга, - дип шәрехләде подрядчы компания вәкиле. - Мөһим производство төзелде, ул республиканы продукция белән тәэмин итәчәк һәм аны экспортка җибәрәчәк. Безнең компания биредә 13,5 километр озынлыктагы газүткәргеч төзеде, цехларга, казанлыкларга газ кертте, - диде ул.

Исегезгә төшерәбез, 6 августта Әбҗәлил районында «Ласселсбергер» компанияләр төркеменең коры төзелеш катнашмалары җитештерү буенча «Цемикс» заводы ачылды, аны эшләтеп җибәрүдә Русия Президенты Владимир Путин катнашты. Моннан тыш, Башкортстан Республикасы Башлыгы һәм Русия Президентының эшлекле очрашуы булды.


Автор:Резида Валитова
Читайте нас: