-4 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
7 август 2021, 13:31

Владимир Путин башкорт балын ярата

Русия Президенты Владимир Путин башкорт балының тәмен югары бәяләде.

Владимир Путин башкорт балын ярата
Владимир Путин башкорт балын ярата


Дәүләт башлыгы 6 августта, «Цемикс» заводы хезмәткәрләре һәм төзүчеләр белән очрашуда үденең традицион ризыкны татып каравы турында сөйләде.
«Мин камерага ачыктан-ачык әйтәм - бу искиткеч продукт. Барысына да тәкъдим итәм, мин үзем татып карадым, бик канәгатьмен», — дип белдерде Русия лидеры.

Владимир Путин әйткәнчә, Башкортстан илдә бал җитештерү күләме буенча икенче урында тора. Президент сүзләренчә, беренче урында Приморье крае, әмма күләмнәрдәге аерма зур түгел.

Моннан тыш, дәүләт башлыгы узган ел ахырында кабул ителгән умартачылыкка ярдәм итү турындагы закон турында да искә төшерде.

Республика халкы, үз чиратында, башкорт балын Русиядә генә түгел, чит илләрдә дә бренд буларак дәүләт дәрәҗәсендә танытырга тәкъдим итте.

Фото: "Башинформ"

 

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: