-4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
8 август 2021, 21:45

Республиканың зур экспорт потенциалы бар

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров белдергәнчә, республиканың чит ил бизнесы өчен әле ахырга кадәр ачылмаган зур экспорт потенциалы бар.

Республиканың зур экспорт потенциалы бар
Республиканың зур экспорт потенциалы бар

"Башкортстанның чит ил бизнесы өчен ахырга кадәр ачылмаган мөмкинлекләре бар. Кызганычка каршы, безнең күп кенә планнарыбызны, бөтен илнең, бөтен дөньяның планнары кебек үк, инфекция туктатты. Без сикерә-сикерә атладык та кинәт туктап калдык. Без Европа һәм көньяк-көнчыгыш Азия, Үзбәкстан, Казахстан, БДБның башка илләре өчен ачылып өлгермәдек", - диде ул журналистларга дәүләт җитәкчесе Владимир Путин белән очрашудан соң.

Радий Хәбиров потенциаль партнерлар белән хезмәттәшлек итү турында килешүләр төзер өчен көз Казахстанга бару планнары турында сөйләде.

«Казахстан - ул көчле потенциаль партнер. Без Төркия өчен дә ачык түгел. Әйе, без анда ял итәбез, матур әйберләр сатып алабыз. Әмма безнең сәнәгать потенциалы күзлегеннән Казахстан белән бер-беребезгә җитди кызыксыну бар, аны гамәлгә ашырырга кирәк», - диде Радий Хәбиров.

Аның сүзләренә караганда, республиканың гомум инвестиция портфелендә сәнәгать, авыл хуҗалыгы өлкәсендә 1,4 мең проект бар.

Фото: "Башинформ"

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: