-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
8 август 2021, 16:10

“Траст-Инвест” биеклеге

Бүген — Төзүчеләр көне Булдыклы ир-узаманы Илшат Әхмәтов җитәкләгән оешма, эшчәнлек даирәсен киңәйтә барып, республиканың торак базарында елдан-ел югарырак үрләр яулый.

Автор фотосы.
Фото:Автор фотосы.

Булдыклы ир-узаманы Илшат Әхмәтов җитәкләгән оешма, эшчәнлек даирәсен киңәйтә барып, республиканың торак базарында елдан-ел югарырак үрләр яулый.

Шәһәр-авылларыбызның йөзе, халыкның яшәү сыйфаты төзүчеләрнең хезмәт нәтиҗәсе белән билгеләнә. Гомумән, төзүчеләр көнкүрешебезне уңайлырак итә. Соңгы чорда республикада торак төзелешендә җанлылык сизелә. Торакны файдалануга тапшыру буенча республика Русиядә (Мәскәү өлкәсеннән, Мәскәү шәһәреннән, Краснодар краеннан һәм Татарстаннан кала) бишенче позициядә һәм Идел буе федераль округында икенче урында тора. Башкортстанның төзелеш кампанияләре хәзер яңа технологияләрне, оригиналь проектларны һәм перспектив эшләнмәләрне актив кулланышка кертә. Мондый яңалыклар объектларның сыйфатын һәм файдалану срогын арттыра. Һәрчак яңалыкка омтылучы, төзелешне сыйфатлырак, гомум эшчәнлекне нәтиҗәлерәк итүче оешмалар арасында “Траст-Инвест” лаеклы урын тота.

Илеш районының Базытамак авылында туып-үскән Илшат Әхмәтов мәктәптә укыганда матур итеп рәсем төшерә иде, төгәл фәннәр һәм сызым белән мавыкты. Кыскасы, проектировщик булырга хыялланды. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, әтисе Рәвис абый һәм әнисе Рәсимә апаның фатихасын алып, Пермь политехника универ­ситетының инженер-төзелеш факультетына укырга керде. Тырышып, төзелеш серләрен өйрәнде, иң яхшы укыган студентларның берсе булды. Югары уку йортын уңышлы тәмам­лагач, Башкортстанга кайтты, Дүрт­өйледәге транспорт предприя­тиесендә эшли башлады. Әлеге предприятие төзелеш белән дә шөгыльләнә иде ул вакытта. Шуннан соң “Дүртөйле­керамика” заводында һәм башка компанияләрдә эшләде.

2010 елда Илшат Рәвис улы торакны төзүгә дә, сатуга да махсуслашкан үзенең компаниясен оештырды. Борынгыларның яңа эшкә тотыну җөмләсеннән шундый мәгънәле һәм тәэсирле сүзләре бар: “Уйламыйча башлама, башладыңмы – ташлама!” Тәвәккәл, максатчан, әйткән сүзендә торучан Илшат Әхмәтовның төптән уйланып, төзелеш тармагында туплаган тәҗрибәгә таянып башлаган эше берәгәйле булды, чагыштырмача кыска вакыт эчендә бу предприятие үзен ышанычлы партнер, халыкка уңайлы һәм бәясе “тешләшми” торган торак төзүче итеп танытты. Хәзер ул “Траст-Инвест” компанияләр төркеме дип атала һәм күптөрле эш алып бара.

– Уку йортын тәмамлаганнан бирле төзелеш тармагында эшлим. Җир йөзендә һәрнәрсә сакчыл карашка, яңартуга мохтаҗ, диләр. Төзүче дә яңарышка омтыла, кешеләрне торак, эш урыннары белән тәэмин итә. Әйткәндәй, төзелеш – икътисадны җанландыра, үсешкә этәргеч бирә торган тармак. Белгечләр исәпләвенчә, төзелешкә салынган 1 сум 10 сумга арта, һәм алар барысы да икътисадка бара. Төзелештәге 1 эш урыны, мәсәлән, башка тармакларда (транспорт, төзелеш материаллары, энергетика предприятие­ләрендә һ.б.) 8-9 кешене эш белән тәэмин итә. Әгәр төзелеш икътисади өзеклеккә дучар була икән, башкалар да, аңа ияреп, шундый хәлгә төшә, – ди “Траст-Инвест” башлыгы тармак үзенчәлекләре турында.

Илшат Әхмәтов партнерлар белән эшләгәндә үзара ышанычның ролен ассызыклый. Гомумән, теләсә кайсы бизнестагы кебек үк, ышаныч – төп принципларның берсе. Һәм, әлбәттә, компаниянең кулланучылар (бу очракта фатир сатып алучылар) белән мөнәсәбәтләре дә шундый ук ышанычка, сүз тидергесез сыйфатка нигезләнә. Төзелеш тармагындагы һәр мәсьәләдә компетентлы бу компания республикада һәм аннан читтә торак төзелеше базарында танылган фирмалар белән тиңдәш булып көндәшлек итә.

Төзелеш бизнесы алып барган предприятиеләргә, гадәттә, инвестиция портфеленең, матди-техник базаның нинди булуына карап бәя бирәләр.

Траст-Инвест” компанияләр төркеме потенциалын елдан-ел арттыра бара. Бүген ул республиканың төзелеш тармагында шактый абруй казанды. Ел саен дистәләрчә мең квадрат метр торак файдалануга тапшыручы динамикалы үсештәге предприятие ул. “Траст-Инвест”, алда билгеләгәнчә, төзелешне үзе инвестицияли, ягъни фатирларны үзе төзи, үзе үк сата да. Мондый алым сыйфатка зыян ки­термичә, торак бәясен “кешечә” итеп билгеләү мөмкинлеге бирә. Шулай ук фирманың үзе файдалануга тапшырылган торакны хезмәтләндерүче идарә итү компаниясе уңышлы эшли.

Әхмәтов фирмасы “җитди коралланган”: техника паркында күтәрү краннары, экскаватор һәм төягечләр, йөк автомашиналары һәм башкалар бар. Краснокама районында элек зур кыенлыклар кичергән Арлан керамик-кирпеч заводын модернизацияләү буенча уникаль инвестиция проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә “Траст-Ин­вест”­ның куәтләре тагын да артты. Компания заводны тулысынча сатып алды. Италия технологик корылмасы белән җиһазландырып, заводны тулысынча яңарттылар. Бу предприятие хәзер елына 24 миллион данә кирпеч җитештерүгә сәләтле. Моннан тыш, 120 яңа эш урыны булдырылган. Бүген Арлан заводы, төбәк төзүчеләренең югары сыйфатлы керамик кирпечкә ихтыяҗын канәгатьләндереп, җи­тештерүне актив үстерә. Аның продукциясе Нефтекама, Уфа, Дүртөйле, Яңавыл, Ижевск шәһәрләрендәге төзелеш объектларында, шулай ук Яңавыл, Тәтешле, Краснокама һәм башка районнарда ихтыяҗ белән файдалана.

Уфада Арлан кирпеченнән “Черемушки”, “Уютный”, “На Кремлёвской”, “Уфимское небо” торак комплекслары, Совет һәм Дим районындагы йортлар төзелә “Траст-Инвест” компанияләр төр­кеме, “Башагропромпроект”, “Башкиргражданпроект” кебек билгеле проект институтлары белән хезмәттәшлек итеп, торак төзелешендә заманча архитектура алымнарын, алдынгы технологияләрне, нәтиҗәле материалларны киң куллана. Илнең әйдәүче банклары белән берлектә “Траст-Инвест” төзелүче һәм әзер торакны сатып алучылар өчен уңайлы ипотека программаларын да тәкъдим итә.

Менә болар барысы бергә, алда билгеләнгәнчә, республика торак базарында башка фирмалар белән лаеклы көндәшлек итү мөм­кинлеге бирә. Әлеге вакытта Әхмәтов компаниясе Уфаның өч районындагы торак комплексларында (“Уютный”, “Черемушки” һәм башкалар), Дүртөйле шәһәрендә торак күтәрә, барлыгы 97 мең квадрат метр тәшкил иткән торак мәйдан­нарында эш кайный. Бу һич кенә дә пафослы сүзләр булып кабул ител­мәсен – Илшат Әхмәтов кабинетындагы монитордан онлайн-режимда төзелешләр барышын күзәтеп тора.

Шулай ук башкаланың Цюрупа, Кировоград, Пархоменко һәм Ибраһимов бульварлары белән чикләнүче 30 гектарлы территориядә торак төзүгә әзерлек эшләре бара.

...Төзүче – абруйлы да, үтә җавап­лы да, мактаулы да һөнәр. Һәр эшнең, һәр һөнәрнең, әлбәттә, үзен­чәлеге һәм нечкәлеге бар. Әмма, кеше нинди генә һөнәр иясе булмасын, уңышларга ул бары тырышлыгы, максатка омтылучан булуы нәтиҗәсендә ирешә. Илшат Әхмәтовка, һичшиксез, бу сыйфатлар хас.

Җитәкчесе шундый булмаса, “Траст-Инвест” ун ел эчендә мондый биеклеккә күтәрелә алмас иде. Игелекле дә, матур да, колачлы да эшләр башкаручы, күпсанлы коллектив җитәкчесе бер үк вакытта бик гади дә, ихлас әңгәмәдәш тә. Аның тармак проблемалары буенча компетентлылыгы, фикеренең тирәнлеге күпләргә үрнәк булырлык. Ренат Харисның түбәндәге шигъри юллары нәкъ менә Илшат Рәвис улына багышлап язылган кебек: Кеше кайчан матур була? Кеше матур шул вакыт – Иле өчен, халкы өчен яшәгәндә җан атып; Замананың авырлыгын җилкәсенә алганда; олы данга ирешеп тә кече булып калганда!

* * * Форсаттан файдаланып, “Траст-Инвест” коллективын һәм тармакның барлык хезмәтчән­нәрен чын күңелдән Төзүчеләр көне белән котлыйбыз! Гаилә­ләренә иминлек, һәркайсына сәламәтлек телибез. Яңадан-яңа һәм мавыктыргыч проектларны тормышка ашырырга язсын. Катлаулы, әмма игелекле эшегездә уңышлар юлдаш булсын!

Автор:Идрис Саитгалеев
Читайте нас: