-4 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
9 август 2021, 17:25

Республикада тимер юл тармагы ничек үсешә?

2020-24 елларга Башкортстан Хөкүмәте һәм "Русия тимер юллары" ачык акционерлар җәмгыяте арасында хезмәттәшлек турындагы килешүгә ярашлы рәвештә республика территориясендә берничә уртак проект гамәлгә ашырыла.

Республикада тимер юл тармагы ничек үсешә?
Республикада тимер юл тармагы ничек үсешә?

Бу хакта бүген оператив киңәшмәдә Башкортстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Александр Булушев сөйләде.

Шуларның иң зурысы - "Уфа тимер юл боҗрасы". Бүгенге көндә "Транссебер магистрале"нең төп юлы Башкортстан башкаласы Уфа шәһәре аша уза. Шәһәр чигеннән тәүлек буе авыр йөк поездлары уза, аларның 84 проценты - транзит поездлар. "Русия тимер юллары" җәмгыяте һәм Башкортстан Хөкүмәте, проект оешмалары тарафыннан техник-икътисади нигезләү әзерләнгән, аның нигезендә түбәндәгеләр планлаштырыла: Дим-Иглин участогында 18,9 километр тоташ яңа юллар төзү, Уфа халыкара аэропортына тимер юл тармагы төзү, Уфа шәһәре тирәли поездларның боҗра хәрәкәтен оештыру, яңа хәрәкәт составлары сатып алу, яңа транспорт-күчеп утыру "төен"нәре төзү.

Якын арада "РЖД" җәмгыяте Эксперт советы утырышында нигезләмә каралыр дип көтелә.

“Башкортстан территориясендә тизйөрешле пассажирлар ташуны үстерү”, “Туристлар ташу” һәм “Шәһәр электричкасы” проектлары гамәлгә ашырыла.

Башкортстанда тимер юл буенча ташый торган төп йөк булып нефть һәм нефть продуктлары тора, алар гомум йөк агымының 58,3 процентын тәшкил итә. Химикатларга һәм содага йөкнең 11,4 проценты туры килә, сәнәгать чималы - 5,8 процент. Контейнерларда йөкләр 4,6 процент тәшкил итә, химик һәм минераль ашламалар - 3,6, төзелеш материаллары - 2,5, ашлык - 2,3 процент.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: