-4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
10 август 2021, 16:45

Административ киртәләр кими

Башкортстанда йорт салучылар, өлешчеләр мәнфәгатьләрендә яңа төзелешләрдә фатирларга хокукны теркәүгә гаризалар бирүне активлаштыралар.

Мондый карар төбәк "Росреестр" белгечләре һәм төбәкнең иң эре төзелеш оешмалары вәкилләре катнашлыгында узган уртак киңәшмәдә кабул ителде. Бүгенге көндә Башкортстанда йорт салучылардан мондый гаризаларның берничә очрагы теркәлгән.

- Узган елның җәеннән башлап яңа төзелешләрдә фатирларга хокукларны теркәү процессы җиңелрәк булды, бу дольщикларга төзүче алар исеменнән документларны "Росреестр"га тапшыра алсын өчен эшләнә. Нотариаль ышаныч кәгазен рәсмиләштерергә кирәкми.

Яңа механизм процедурада катнашучылар санын ике тапкыр киметергә мөмкинлек бирде: әгәр элек бу процесска төзүчеләр, өлешчеләр, күпфункцияле үзәкләр һәм "Росреестр" җәлеп ителгән булса, хәзер дольщик өчен барысын да төзүче эшли ала. Өлешче, үз чиратында, мәгълүматларны дәүләт реестрына керткәннән соң, ачкычлар белән бергә, милек хокукын раслау буларак, ЕГРНнан өземтә дә алачак, - диде республика буенча "Росреестр" идарәсе җитәкчесе урынбасары Марина Мартынова.

Төзелеш өлкәсендә административ киртәләрне киметү өчен "Росреестр" тарафыннан төзүчеләрнең яңа вәкаләтләре өлешендә үзгәрешләр кертелде. Аерым алганда, әгәр дә дольщик объектны карап чыкканнан соң, актка кул куймыйча, элемтәгә керүдән туктаса яки бөтенләй югалса, мондый хәлләрдә яңа норма төзүчене "тапшырылмаган фатирлар" барлыкка килүдән саклый.

Шулай ук киңәшмәнең көн тәртибенә "Росреестр" хезмәтләрен электрон төрдә күрсәтү темасы чыгарылды. Башкортстан "Росреестр"ы белгечләре билгеләп үткәнчә, алар төзүчеләрнең барлык документларны электрон рәвештә тапшырулары белән кызыксына. Бу процедураны берничә тапкыр тизләтә, регистраторларга электрон документлар белән эшләү җиңелрәк һәм уңайлырак, өстәвенә, мондый гаризалар кыска вакыт эчендә карала һәм мөрәҗәгать итүче шунда ук җавап алачак.

Бүгенге көндә республикада торак сатып алу турындагы гаризаларның якынча 60 проценты электрон рәвештә тапшырыла.

Киңәшмә нәтиҗәләре буенча, анда катнашучылар Башкортстанда "Росреестр" белән төзүчеләрнең электрон үзара бәйләнешенең уңай тәҗрибәсе дәвам итәчәк, шул исәптән үз клиентларына хокукларны теркәүгә гаризалар бирү буенча хезмәт күрсәтүче компанияләр саны якын арада артачак, дип карар иттеләр.

Фото: pravitelstvorb.ru

Административ киртәләр кими
Административ киртәләр кими
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: