+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
11 август 2021, 19:30

Инвестицион проектлар муниципаль дәрәҗәдә гамәлгә ашырыла

Республика икътисады нинди юнәлештә үсә. Хөкүмәт Премьер-министры Андрей Назаров социаль челтәрләрдә шул хакта язды.

Инвестицион проектлар муниципаль дәрәҗәдә гамәлгә ашырыла
Инвестицион проектлар муниципаль дәрәҗәдә гамәлгә ашырыла

Безнең республикада Хөкүмәт алып бара торган эре проектлар бар. Бу, мәсәлән, Ишембай районында кояш панельләре җитештерү заводы, яки Бәләбәйдә итне тирәнтен эшкәртү буенча заманча предприятие, яки Уфа-Иглин районнары территориясендә агро-логистика паркы һәм башкалар.

Болар барысы да, әгәр шулай әйтергә мөмкин булса, стратегик әһәмиятле проектлар. Әмма безгә "эре" белән генә эшләргә кирәкми. Эшләүче системаны булдыру безнең мөһим бурычыбыз булып тора, ул перманент режимында муниципаль дәрәҗәдә зур булмаган проектларны сайлап алуга һәм гамәлгә ашыруга ярдәм итәчәк.

Күптән түгел Башкортстанның Үсеш корпорациясе базасында бизнес-шерифларның (район башлыкларының эшкуарлар белән эшләү өчен җаваплы урынбасарлары) һәм компания белгечләренең атна саен очраша башлавын сөйләгән идем. Биредә алар һәр районны җентекләп тикшерә һәм анда тормышка ашырылырга мөмкин булган инвестпроектларны әзерли.

Менә соңгы эшләнмәләр. Миякә районында сыер малы тиресен эшкәртү буенча предприятие ачарга булдык. Гафури районында кояш электр станциясе төзергә карар кылдык", - дип яза Андрей Назаров "Фейсбук"та.

Фото: "Фейсбук"

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: