Чара видеоконференция режимында узды. Киңәшмәдә сатып алуларның нәтиҗәлелеген арттыруга һәм тулаем сатып алу процессын оптимальләштерүгә юнәлдерелгән аналитика механизмын платформага кертү мәсьәләләре каралды.
- Сатып алулар өлкәсендә төбәк мәгълүмат системасының өстенлеге заказчылар эшен гадиләштерүдән һәм сатып алуларны башкарганда ихтимал булган хаталарны минимальләштерүдән гыйбарәт. Әлеге платформа төбәктә контракт системасының нәтиҗәлелеген һәм үтәкүренмәлелеген арттыруга юнәлдерелгән. Аналитика инструментын мәгълүмати системага кертү идарә карарларын кабул итү өчен республикада сатып алуларның объектив картинасын алырга мөмкинлек бирәчәк, - дип билгеләп үтте дәүләт комитеты рәисе Гөлшат Арсланова.
Фото: pravitelstvorb.ru