-5 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
12 август 2021, 21:57

Инвестицияләр яңа эш урыннары булдыра

Туймазы районында карават, ортопедик матраслар һәм урындыклар ясау буенча яңа җитештерү комплексы эшли башлаячак.

Инвестицияләр яңа эш урыннары булдыра
Инвестицияләр яңа эш урыннары булдыра

«Корона» компаниясенең инвестицион проектын 12 августта «Инвестиция сәгате»ндә хупладылар, аны Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үткәрде.

«Корона» җәмгыяте директоры Рамил Мәмлиев сөйләвенчә, җитештерү цехы һәм склад биналары төзелешенә 420 миллион сум акча кертергә планлаштыралар. Моның өчен Туймазы территориясендә узган елда җир участогы сатып алганнар һәм биналар төзи башлаганнар. Яңа производствода 150 хезмәткәр эшләячәк.

Тәкъдим ителгән проект – Башкортстанда төзелә торган җиһаз кластерының бер өлеше. 2020 елда төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров Туймазыда күчмә «Сәнәгать сәгате» үткәрде, анда әлеге юнәлешне үстерү перспективалары турында фикер алыштылар. Республика көнбатышында мебель җитештерүчеләрне берләштерүче яңа кластерның идарәче компаниясе «Корона» җәмгыяте булачак.

Ярдәм чаралары буларак, проект салым преференцияләре белән өстенлекле статус алды. Моннан тыш, республика Хөкүмәте инвесторга Русия Сәнәгатьне үстерү фондының ташламалы кредитын алуда ярдәм итәчәк.

Башкортстан Башлыгы шулай ук Туймазы районы хакимиятенә яңа производствоны инженерлык инфраструктурасы – су һәм электр белән тәэмин итү челтәрләренә тоташтыру вариантларын эшләргә кушты.

- Проектның үсеш алуы бик шәп. Без Башкортстанда беренче заманча кластерларның берсен оештырабыз, - дип ассызыклады Радий Хәбиров. - Һәм Сәнәгатьне үстерү фонды займнары - мондый производстволарга ярдәм итү өчен мөһим инструмент.

Фото: glavarb.ru


Автор:Резида Валитова
Читайте нас: