+11 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
12 август 2021, 22:02

"Яшермим, авыр булды..."

Радий Хәбиров социаль челтәрдә республика предприятеләре эшчәнлеге турындагы фикерләре белән уртаклаша.

"Яшермим, авыр булды..."
"Яшермим, авыр булды..."

"Кайбер предприятиеләр туктап торганда, яшермим, авыр булды, - дип яза ул. - Шактый озак вакытлар мин теге яки бу предприятиене эшләтеп җибәү өчен бик зур көч салдым. Нәкъ менә шуңа күрә хәзер "КумАПП" өч сменада эшли,
нәкъ менә шуңа күрә Мәҗит Гафури исемендәге кошчылык комплексы хәзер күркә итен Башкортстаннан читкә чыгара,
шуңа күрә хәзер мин Дүртөйле һәм Чакмагыш сөт заводларын эшләтеп җибәрү белән бәйле мәсьәләләрне хәл итүне контрольдә тотам,
шуңа күрә Бәләбәйнең "БелЗАН" заводы эшли,
шуңа күрә Стәрлетамакта "Кызыл пролетарий" заводы директоры белән аларга көндәшлекле мохиттә калу һәм нефть чыгаручы оешмаларга продукция китерү мөмкинлеген эзлибез.

Ә бүген, ниһаять, бу исемлеккә тагын бер предприятие өстәлә, дип әйтә алам. Бу - «Яңавыл" теплица комбинаты. Без киләчәктә дә бу юнәлештә эшне дәвам итәчәкбез. Эзлекле һәм җентекле. Башкача ярамый."

Фото: "ВКонтакте"


Автор:Резида Валитова
Читайте нас: