+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
13 август 2021, 22:13

Яңа трасса Башкортстанның төньяк-көнбатышы үсешенә этәргеч бирәчәк

13 августта Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм «Автодор» дәүләт компаниясе идарәсе рәисе Вячеслав Петушенко Республика йортында Башкортстан территориясендә М-12 Мәскәү - Екатеринбург трассасын төзү проектын тормышка ашыру буенча киңәшмә үткәрде. Анда Башкортстан Хөкүмәте әгъзалары, район башлыклары, төбәкнең ягулык-энергетика комплексы компанияләре җитәкчеләре катнашты.

Яңа трасса Башкортстанның төньяк-көнбатышы үсешенә этәргеч бирәчәк
Яңа трасса Башкортстанның төньяк-көнбатышы үсешенә этәргеч бирәчәк
Мәскәү–Казан тизйөрешле магистраленең Екатеринбургка кадәр озайтылуы турында Русия Президенты Владимир Путин Федераль җыелышка Юлламасында белдергән иде. Ул билгеләп үткәнчә, бу трассаны 2024 елга төзергә кирәк. Проект белән идарә итүне «Автодор» үз өстенә алды.

– Дәүләт башлыгы кыска вакыт билгеләде. Без «Автодор» дәүләт компаниясе хезмәттәшлегенә бик рәхмәтле. Бу - безнең республиканың ышанычлы партнеры, һәм, мин ышанам ки, без проектны вакытында тормышка ашыра алабыз, – дип ассызыклады Радий Хәбиров.

«Автодор» идарәсе рәисе Вячеслав Петушенко Башкортстан белән масштаблы проект параметрларын килештерүдә уңай хезмәттәшлек тәҗрибәсен билгеләп үтте.

- Илнең юл төзелеше тарихында транспорт инфраструктурасын булдыруның мондый вакытлары юк иде. Шул ук вакытта без Мәскәү–Казан трассасында ирешкән эш темплары ил җитәкчелеге куйган бурычларның тормышка ашачагы турында сөйләргә мөмкинлек бирә, – диде Вячеслав Петушенко. - Башкортстаннан килгән коллегаларыма яңа юлны трассировкалау һәм проект алды документларын рәсмиләштерү мәсьәләләрен оператив хәл иткән өчен рәхмәт белдерәм.

Киңәшмәдә катнашучылар инженерлык коммуникацияләрен – торбаүткәргечләрне һәм электр белән тәэмин итү челтәрләрен күчерү, проектны урындагы төзелеш материаллары белән тәэмин итү, трасса салу мәсьәләләре буенча фикер алышты. Магистральне проектлау быел ук башланачак.

Ведомствоара бәйләнешләрне координацияләү һәм килеп туган мәсьәләләрне оператив хәл итү белән махсус төзелгән проект офисы шөгыльләнә, аны республика Хөкүмәте вице-премьеры Рәиф Абдрәхимов җитәкли.

– Яңа трасса республиканың төньяк-көнбатыш районнарына өр-яңа сулыш, бу территорияләрнең икътисадын һәм социаль өлкәсен үстерүгә җитди импульс бирәчәк, - диде Радий Хәбиров. – Һәм, әлбәттә, тизйөрешле магистраль республиканы илнең үзәк төбәкләренә якынайтачак, халыкка уңайлы һәм хәвефсез сәфәрләр кылырга мөмкинлек бирәчәк.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: