-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
15 август 2021, 19:22

Урал аръягы үсеш алачак!

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров Интернет челтәрендә инвестицияләргә багышланган язма бастырган.

Урал аръягы үсеш алачак!
Урал аръягы үсеш алачак!
"Инвестицияләр - безнең даими кайгыртучанлык. Республика икътисадына чит ил капиталын җәлеп итү фактлары турында еш сөйләшәбез. Илебез инвесторлары республикага көн саен диярлек акча салса да, алар өчен максималь уңайлы шартлар булдыру мөһим.

Кайчагында, шул исәптән кече һәм урта бизнес вәкилләренең дә: «дәүләт нәрсә эшли ала инде – комачауламасын гына», - дигән сүзләрен ишетергә туры килә. Мондый бәяләүләрне аңлыйм, әмма хәзерге дөньяда аның эшчәнлегеннән башка икътисадны төзеп булмый: эре һәм тормыш өчен мөһим проект зур акча тора һәм тиз генә үзен аклый алмый. Өстәвенә, дәүләттән финанслар гына кирәк түгел, ул ниятләнгән базаны норматив базадан алып инфраструктурага кадәр һәм идеяләрне гамәлгә ашыру өчен бөтен ландшафтны һәм инструментарий булдыра. Мисал - Уфадан Көнчыгыш чыгу юлын төзү – бу эре инвестицион проект, ул бары тик дәүләт-шәхси партнерлык базасында гына гамәлгә ашырыла ала.

Дәүләт ягыннан эшне җайга салу өчен медиатор яки системаның барлык элементларын дөрес «тоташтыручы», бизнеска ярдәм итүне тәэмин итүче көйле эшли торган механизм кирәк. Кече һәм урта бизнес белән эшләүдә без бизнес-шерифларга төп рольне бирәбез, әмма үзебез дә хәлне контрольдә тотабыз: районнарга чыгабыз, проблемаларны агрегатлыйбыз, хәл итү юлларын эзлибез, һәр конкрет бурычка инвестицияләр чыганагын сайлыйбыз.

Быел мин республиканың шәһәр һәм районнарына 20дән артык тапкыр бардым инде. Берничә тапкыр Сибайда булдым. Урал аръягын үстерүнең яңа программасын эшләдек. Социаль объектлар, мәктәпләр һәм балалар бакчалары төзү һәм реконструкцияләүгә аерым игътибар бирәбез.

Бер айдан диярлек Урал аръягында инде традиционга әйләнгән Бөтенрусия инвестиция сабантуе узачак. Анда без якынча 79,5 миллиард сумлык 20дән артык килешү төзергә, 2,6 меңнән артык яңа эш урыны булдырырга ниятлибез. Безнең өчен бу бер ел эчендә инвестиция эшенә йомгак ясау да, хезмәттәшлекне киңәйтү мәйданчыгы да. Без социаль җаваплы бизнес алып баручы инвесторларны җәлеп итүгә юнәлеш тотабыз һәм республика файдасына озаклап акча салырга әзер булучыларга ярдәм итәчәкбез", - дип язган ул.


Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: