-5 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
16 август 2021, 18:16

"Алга" алга бара!

16 августта Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республика Хөкүмәтендә атналык оператив киңәшмә үткәрде, анда «Алга» махсус икътисади зонасын үстерүнең өстенлекле бурычлары да билгеләнде.

"Алга" алга бара!
"Алга" алга бара!
Хөкүмәт Премьер-министрының беренче урынбасары, республика Хөкүмәте Аппараты җитәкчесе Илшат Таҗетдинов хәбәр иткәнчә, агымдагы елның җиде аенда федераль Хөкүмәт белән килешүдә билгеләнгән 2020 елның барлык план күрсәткечләре дә диярлек арттырып үтәлгән.

- Инвесторларны җәлеп итү өчен без махсус икътисади зонаны мәгълүмати яктан алга җибәрү буенча медиапланны гамәлгә ашырабыз, Русия махсус икътисади зонасының федераль сайтын да кертеп, төрле интернет-ресурсларда мәгълүматны даими яңартабыз, инвесторларны актив чакырабыз, ә Петербург халыкара икътисади форумында без ике яңа резидент белән килешүләр төзедек, – дип хәбәр итте Илшат Таҗетдинов. - Төзелә торган җитештерүләрнең экологик хәвефсезлеге мәсьәләләренә аерым игътибар бирәбез. Урыннарда халык белән мәгълүмати-аңлату эшләре алып барабыз, очрашулар, "түгәрәк өстәл"ләр үткәрәбез. Махсус икътисади зонаның өстенлекләре, планлаштырыла торган проектлар, аларның тирә-як мохиткә йогынтысы турында сөйлибез.

«Алга»да барлыгы тугыз резидент бар. Алар 100дән артык яңа эш урыны булдырачак. Игълан ителгән инвестицияләрнең гомум күләме – якынча 18 миллиард сум.

Өч резидент статусын агымдагы елның июнендә алды. Бу – югары молекуляр полиэтилен җитештерү буенча проектны гамәлгә ашыручы «СВЭМ» җәмгыяте һәм Венгрия капиталы булган ике компания - «Оптимум Солар РУС» һәм «П Соларис».

«Алга» Экспертлар советының чираттагы утырышында резидент статусына дәгъва итүче «3С Агро Холдинг» җәмгыятенең бизнес-планы хупланды. Предприятие тәүлегенә 60 тонна соя эшкәртү комплексын урнаштырырга планлаштыра.

- Тулаем алганда, бик уңай динамика. Безнең махсус икътисади зона яшь, хәзер лидерларны куып җитәргә кирәк. «Алга»да аның үсешенең нәтиҗәлелеген бик тиз күрсәтергә тиешбез, – диде Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров. – Чөнки без Русия Президенты Владимир Владимирович Путинга тагын бер зур проектны гамәлгә ашыру – Башкортстанда инновацион фәнни-технологик үзәк булдыру үтенече белән мөрәҗәгать иттек. Ил Хөкүмәтенең карарын көтәбез һәм эшне башлаячакбыз.

Фото: Башкортстан Башлыгы

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: