Киңәшмә кысаларында дәүләт һәм муниципаль сатып алуларны тормышка ашырганда катнашучылар алюында килеп туа торган проблемалар каралды. Башкортстанда дәүләт һәм муниципаль контрактларның гомум бәясендә кече бизнес субъектлары белән дәүләт һәм муниципаль контрактларның өлеше 2018 елдан 10 процентка арткан. Уңай нәтиҗәләргә ирешүдә заказчыларны хокукый һәм методик яктан тәэмин итү эше ярдәм иткән.
- Безнең тарафтан кече бизнеска ярдәм итү буенча актив эш алып барыла. Агымдагы елның сентябрендә контракт системасын җайга салу, юридик берәмлекләрең аерым төрләре тарафыннан товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләрне сатып алуны җайга салу, шулай ук Башкортстанда көндәшлекне үстерүгә ярдәм итү мәсьәләләре буенча күчмә семинар-киңәшмәләр үткәрү планлаштырыла. Кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм итү буенча планлы эш алып бару төбәктә инвестицион һәм эшкуарлык мохитен яхшыртырга, уңайлы шартлар тудырырга мөмкинлек бирәчәк, - дип билгеләп үтте дәүләт комитеты рәисе Гөлшат Арсланова.
Фото: Башкортстан Хөкүмәте