-4 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
20 август 2021, 12:30

Салаватта битум саклау өчен резервуар паркы эшли башлады

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм «Битум» җәмгыяте идарәчесе Дмитрий Донцов Салаватта 60 мең тонна битум саклау өчен яңа резервуар паркын эшләтеп җибәрү тантанасында катнаштылар.

Салаватта битум саклау өчен резервуар паркы эшли башлады
Салаватта битум саклау өчен резервуар паркы эшли башлады

Исегезгә төшерәбез, "Заманча битум материаллары" җитештерү берләшмәсе инвестпроектын ("Битум", "Салаватметалл" һәм "ДОГА" компанияләрен берләштерүче төркемгә керә) 2019 елның августында "Инвестсәгать" утырышында хупладылар. Төзелешкә 600 миллион сум акча кертелгән. Яңа объектта 20 эш урыны булдырылган.

Аны эшләтеп җибәрү тантанасы туры эфирда видеоконференцэлемтә режимында узды. Республика җитәкчесе предприятие коллективын проектның инвестицион фазасы тәмамлану белән котлады һәм уңышлар теләде.

- Безнең идарә итүче команда төбәк сәнәгатен үстерүгә бик зур игътибар бирә. Шуңа күрә әлеге объектны файдалануга тапшыру - республика өчен зур вакыйга. Мин проект инициаторы булган компанияләр төркеменә рәхмәтлемен. Инвестицион эшчәнлекне үстерүегезгә бик шатмын, - дип ассызыклады Радий Хәбиров. - Республикада юл челтәре актив үсешә. Русия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча М-12 Мәскәү - Казан федераль трассасы Екатеринбургка кадәр озайтылачак. Ул Башкортстан аша үтәчәк. Шуңа күрә без юл төзелешен үстерү, аны яңа технологияләр һәм сыйфатлы материаллар белән тәэмин итү белән кызыксынабыз.

Радий Хәбиров һәм Дмитрий Донцов резервуарларны тутыруга старт биргәннән соң аларга югары сыйфатлы битумның беренче партиясе салынды.

Тантана азагында Башкортстан Башлыгы инвестпроектны гамәлгә ашыруда актив катнашкан "Заманча битум материаллары" берләшмәсе белгечләренә дәүләт бүләкләре тапшырды.

Фото: glavarb.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: