-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
23 август 2021, 17:36

Резидентлар исемлеге киңәя!

Русия Икътисади үсеш министрлыгы «Аттика-Уфа» җәмгыятен алгарышлы социаль-икътисади үсеш территорияләре резидентлары реестрына кертте.

Резидентлар исемлеге киңәя!
Резидентлар исемлеге киңәя!
Компания «Нефтекамск» алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясендә полимерлар җитештерү буенча инвестицион проектны гамәлгә ашырырга планлаштыра.

Проект киң спектрдагы лак-буяу материаллары, шул исәптән сәнәгать, автомобиль өчен грунтовка, шулай ук төзелеш материаллары җитештерү өчен катнашма компонентлар чыгаруга юнәлтелгән.

- Республиканың инвестицияләр җәлеп итүчәнгә әверелүе куандыра. Моношәһәрләр проблемаларын хәл итү, яңа эш урыннары булдыру, инвестицияләр агымын тәэмин итү һәм яңа производстволарны җайга салу өчен Башкортстанда алгарышлы социаль-икътисади үсеш территорияләре барлыкка килде. Эшкуарларга салым ташламалары һәм инфраструктура бирелә. Яңа инвестпроектны гамәлгә ашыру өчен 130 миллион сумнан артык акча бүлеп бирү планлаштырыла. Җитештерү полимерлар, аерым алганда, алкид сумала куллану базарының ихтыяҗларын канәгатьләндерүгә юнәлтелгән. Алкид сумалалар заманча лак-буяу материалларын җитештерү өчен чимал буларак алдынгы позицияләрнең берсен алып тора, — дип хәбәр итте Хөкүмәт Премьер-министрының беренче урынбасары, икътисади үсеш һәм инвестиция сәясәте министры Рөстәм Моратов.

Инвестпроектны 2021-28 еллар дәвамында тормышка ашыру планлаштырыла. Яңа предприятиедә 16 яңа эш урыны барлыкка киләчәк.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте сайтыннан.



Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: