Барлык яңалыклар
Икътисад
25 август 2021, 11:00

Нәрсә ул “Акыллы транспорт”?

Башкалабызда халыкка даими рәвештә пассажирлар һәм багаж ташуның муниципаль маршрутлары буенча җәмәгать транспортының тукталышларга килүе турында мәгълүмат бирү максатында интернет челтәрендә glonass.ufagortrans.ru сайты булдырылды.

Нәрсә ул “Акыллы транспорт”?
Пассажир транспортының килү фаразы турында шундый ук мәгълүматны “Акыллы транспорт” мобиль кушымтасында, шулай ук җәмәгать транспорты тукталышларында урнашкан электрон таблода алырга мөмкин.

Пассажирлар транспорты килү вакыты фаразы буенча югарыда аталган сервисларда җәмәгать транспорты эше турында барлык мәгълүмат күрсәтелә - маршрут исемлеге һәм транспорт чарасы килү вакыты. Пассажир транспорты якынлашкан саен, мәгълүматлар юлда агымдагы юл ситуациясен исәпкә алып яңарырга мөмкин.

Фото: glonass.ufagortrans.ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин