-5 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
25 август 2021, 22:30

Яңа трасса төзелеше башлана

25 августта Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм Федераль юл агентлыгы (Росавтодор) җитәкчесе Роман Новиков Хөкүмәт йортында М-7 «Волга» федераль трассасының республика участогын төзү проектын тормышка ашыру буенча киңәшмә үткәрде.

Ул булачак М-12 Мәскәү-Казан тизйөрешле магистраленең бер өлеше булачак, аны Русия Президенты Владимир Путин кушуы буенча Екатеринбургка кадәр озайтачаклар.

Киңәшмәдә Хөкүмәт әгъзалары, "Росавтодор" экспертлары, автоюллар узачак районнар башлыклары, төбәкнең ягулык-энергетика комплексы компанияләре җитәкчеләре катнашты.

Исегезгә төшерәбез, элегрәк республика җитәкчесе һәм «Автодор» дәүләт компаниясе идарәсе рәисе Вячеслав Петушенко Башкортстан территориясендә М-12 тизйөрешле трассасын төзү проектын гамәлгә ашыру буенча киңәшмә үткәрде.

Радий Хәбиров, 65 километр озынлыктагы яңа участок Илеш, Дүртөйле һәм Чакмагыш районнары аша биш торак пунктны – Исәмәт, Югары Яркәй, Лаяшты, Ишкар һәм Әсән авылларын урап үтәчәк дип билгеләде.

- Әлеге магистральне төзү республика өчен стратегик яктан мөһим. Ул безнең икътисад үсешенә яңа стимул бирәчәк. Һәм без "Росавтодор"га уртак эш һәм трассировкалау буенча кабул ителгән карар өчен бик рәхмәтле, - дип ассызыклады Радий Хәбиров. - Юл траекториясе расланганнан соң, без муниципалитетлар хакимиятләре белән бергә җир участокларын әзерли башладык. Белгечләр кирәкле геодезик эзләнүләр үткәргән инде.

Федераль юл агентлыгы җитәкчесе Роман Новиков проектны тормышка ашыруның кыска срокларына басым ясады.

Бу уңайдан республика Башлыгы социаль челтәрләрдә пост урнаштырган. "Бүген "Росавтодор" җитәкчесе Роман Новиков белән республикада М-7 «Волга» тиз йөрешле автомобиль юлын проектлау һәм төзү мәсьәләләре буенча фикер алыштык. Илеш, Чакмагыш һәм Дүртөйле районнары хакимиятләре белән берлектә җир участокларын әзерли башладык инде. Геодезик эзләнүләр үткәрдек, археологик тикшеренүләр башланды.

Магистраль төзелеше безнең өчен стратегик яктан мөһим. Бу автоюл сузыла торган зонада урнашкан районнар һәм шәһәрләр икътисадын үстерү өчен яңа стимуллар тудырачак. Бу трасса илебез Президенты Владимир Путин кушуы буенча төзеләчәк зур Мәскәү - Екатеринбург юлының бер өлеше булачак".

Фото: pravitelstvorb.ru

Яңа трасса төзелеше башлана
Яңа трасса төзелеше башлана
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: