-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
27 август 2021, 18:06

Инвесторлар өчен уңайлы шартлар тудырыла!

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Интернет челтәрендә инвестицияләр турында язма бастырган.

Инвесторлар өчен уңайлы шартлар тудырыла!
Инвесторлар өчен уңайлы шартлар тудырыла!
"Инвестиция сәгате"ндә без Башкортстанда пилотсыз авиация кластеры булдыру турында карар кабул иттек, анда катнашучылар белән килешүгә кул куйдык. Уфада, «Яшь профессионаллар» милли чемпионаты финалы уза торган мәйданчыкта, алга таба без фәнни технологияләрне үстерәчәкбез.

Киләчәктә бу мәйданчык инновацион фәнни-техник үзәк режимында махсус икътисади зона статусын алырга мөмкин. Мондый тәкъдим белән мин Русия Президенты Владимир Путинга мөрәҗәгать иттем инде. Федераль үзәк ярдәмендә мондый зур проектны һичшиксез тормышка ашырачакбыз.

Ә инде бүген Уфа районында булачак авиакластерның мөмкин булган резидентлары, «Авиатех» компаниясе белән таныштым. Анда авиация сәнәгате, югары уку йортлары өчен роботлар эшләнә, проектлана, интеграцияләнә. Шактый зур булмаган җитештерү белән тирәнтен эшкәртү, җитди фәнни казанышлар. Нәкъ менә инвесторлар өчен без авиакластерыбызны формалаштырабыз да, алар өчен иң яхшы, заманча һәм уңайлы шартлар тудырабыз да инде", - дип язган республика Башлыгы.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: