+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
27 август 2021, 18:37

Радий Хәбиров чираттагы "Сәнәгать сәгате" үткәрде

27 августта Уфа районында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров "Сәнәгать сәгате" форматында күчмә киңәшмә үткәрде. Ул блок-модульле җиһазлар һәм тиз төзелә торган биналар җитештерү буенча махсуслашкан «Уралтехсистема» җәмгыятендә мәйданчыгында узды.

Радий Хәбиров чираттагы "Сәнәгать сәгате" үткәрде
Радий Хәбиров чираттагы "Сәнәгать сәгате" үткәрде
Предприятиедә 90 кеше эшли. Продукциянең заказчылары - нефть-газ комплексының эре компанияләре. Республика җитәкчесе җитештерү цехларын карап чыкты һәм җитештерелә торган продукция ассортименты белән танышты.

Киңәшмәдә «Уралтехсистема» җәмгыяте директоры Рамил Хаматханов хәбәр иткәнчә, киләчәктә җитештерүчәнлекне арттыру һәм яңа цехны файдалануга тапшыру планлаштырыла. Моның өчен республиканың Сәнәгатьне үстерү фондын субсидияләү программаларында катнашачаклар.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республиканың Энергетика министрлыгына производствоны өстенлекле исемлеккә кертү проектын әзерләргә һәм займ алу вариантларын карарга кушты.

– Шулай ук кече предприятиеләрне «Башнефть» структурасына продукция китерү буенча активрак алга этәрергә кирәк, – диде Радий Хәбиров.

Аннары утырышта катнашучылар «Технодизель» җәмгыятенең импортны алыштыру проектын карадылар, ул шулай ук нефть-газ сервисы белән шөгыльләнә.

- Уфаның Төньяк промзонасында җитештерүне урнаштыру өчен без барлык кирәкле биналарны әзерләдек, - дип аңлатты предприятиенең техник директоры Юрий Иванов. - Проектның гомум бюджеты - 157 миллион сум. Өстәмә рәвештә без 15 яңа эш урыны булдырачакбыз.

Хәзер предприятие җир мәсьәләләрен көйләү белән шөгыльләнә һзм республиканың сәнәгать үсеше фондына финанс ярдәменә икенче гариза әзерли.

Фото: Башкортстан Башлыгы сайтыннан.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: