+6 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
27 август 2021, 18:02

"Уралсиб" банкы - ышанычлы партнер

27 августта Уфада "Яшь профессионаллар паркы"нда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров "Уралсиб" банкы президенты, Күзәтчелек советы рәисе Евгений Коган белән очрашты. Яклар банкның мөһим социаль проектларда, аерым алганда, торак төзү өчен акча туплау программасында катнашуы турында фикер алыштылар.

"Уралсиб" банкы - ышанычлы партнер
"Уралсиб" банкы - ышанычлы партнер
"Уралсиб" банкы Уфада 25-29 август көннәрендә уза торган «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) IX Милли чемпионаты финалының рәсми партнеры булып тора. "Яшь профессионаллар паркы"нда банк ваклап сату продуктлары буенча ачык консультацияләр өчен күргәзмә стендын тәкъдим итте. Шунда ук "Уралсиб" бизнес университетының презентациясе уза. Бу - эш башлаучы һәм тәҗрибәле эшкуарларга старт алу һәм бизнесны үстерү өчен кирәкле белем алу мөмкинлеге бирә торган белем бирү проекты.

– Без "Уралсиб"ка чемпионатка әзерлек буенча партнерлык ярдәме, парк территориясендә банкның махсус зонасын оештырган өчен рәхмәт белдерәбез, - диде Радий Хәбиров.

– Мин ярышлар барган павильоннар буйлап уздым һәм күргәнемә шаккаттым, – дип тәэсирләре белән уртаклашты Евгений Коган. - Эшче һөнәрләрдән тыш, биредә халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү, матурлык индустриясе өлкәсендә дә компетенцияләр тәкъдим ителгән. Хәтта финhttps://kiziltan.bashkortostan102.ru/engine/skins/bbcodes/images/s.gifансистлар өчен стенд та бар. Мондый чемпионат - үсеп килүче буынга тормышта нәрсә белән шөгыльләнергә мөмкин булуын күрсәтү өчен яхшы. Мин үзем мәктәп укучысы булганда, миңа нәкъ шушылар җитмәде.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров билгеләп үткәнчә, "Уралсиб" банкы – республиканың ышанычлы партнеры, шул исәптән мөһим социаль проектларны гамәлгә ашыру буенча да.

Очрашу нәтиҗәләре буенча яклар хезмәттәшлек турында яңа килешү параметрларын эшләп бетерергә, гамәлдәге социаль проектлар буенча хезмәттәшлекне үстерергә килештеләр.

Фото: Башкортстан Башлыгы

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: