+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
31 август 2021, 09:38

Башкортстанда төзелеш темплары югары!

30 августта Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров Хөкүмәтнең чираттагы утырышын үткәрде, анда «Торак һәм шәһәр мохите» гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру кысаларында торак төзелеше, яшәү өчен яраксыз торак фондын кыскарту барышы тикшерелде.

Башкортстанда төзелеш темплары югары!
Башкортстанда төзелеш темплары югары!
- Республика 2030 елга ел саен 4 миллион квадрат метр торак төзергә тиеш. Бу безгә гражданнар өчен уңайлы торак шартлары булдыру мөмкинлеге бирәчәк, – дип билгеләп үтте Андрей Назаров. – Республикада 2019-23 елларга авария хәлендәге торак фондыннан гражданнарны күчерү буенча максатлы программа расланды. Аны тормышка ашыру этаплап башкарыла. Башта программаны 2025 елның 1 сентябренә тәмамлау планлаштырыла. Әмма без аны вакытыннан алда тәмамларга исәп тотабыз.

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Рәиф Абдрәхимов билгеләп үткәнчә, Башкортстан торак төзелешендә күп еллар дәвамында лидерлык позицияләрен алып тора.

– 2021 елның 7 ае нәтиҗәләре буенча без 1 миллион 473 мең квадрат метр торак тапшырдык, - дип аңлатты вице-премьер. – Безнең фаразлар буенча, агымдагы ел ахырына кадәр республикада 2 миллион 460 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылачак.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте сайтыннан.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: