-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
31 август 2021, 07:45

Уртача хезмәт хакы 40 меңнән арткан

Республика Хөкүмәтендә узган атналык оператив киңәшмәдә 2021 елның җиде ае нәтиҗәләре буенча төбәкнең социаль-икътисади үсеш күрсәткечләре яңгырады.

Уртача хезмәт хакы 40 меңнән арткан
Уртача хезмәт хакы 40 меңнән арткан
Әйтик, 2021 елның гыйнвар-июль айларында сәнәгать җитештерүе индексы 103,5 процент тәшкил иткән, ә бу чорда ваклап сату әйләнеше 11,3 процентка арткан.

Җиде айда торак тапшыру, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 21,2 процентка арткан. Башкортстан төзелеш күләме буенча Русия төбәкләре арасында җиденче урынны алып тора.

Республика Башлыгы билгеләп үткәнчә, төбәктә уртача хезмәт хакы 2021 елның гыйнвар–июль айларында беренче тапкыр 40 мең сумнан артып киткән һәм 40 236,1 сум тәшкил иткән.

– Безнең икътисад яңадан тергезелә, халыкның сатып алу ихтыяҗы да арта. Әмма безгә омтылырга урын бар, - диде Радий Хәбиров. - Хезмәт хакы динамикасын исәпкә алып, без инвесторлар белән эшне активлаштырабыз. Алар үз проектларының параметрларына лаеклы хезмәт хакы салырга тиеш.

Хезмәт хаклары арту мәсьәләсен шәрехләү үтенече белән без республика Башлыгы каршындагы Башкортстан Дәүләт хезмәте һәм идарә академиясенең уку-укыту һәм тәрбия мәсьәләле буенча проректоры Гүзәл Бигловага мөрәҗәгать иттек.

- Соңгы вакытта Башкортстанда бик күп халыкара һәм ил күләмендәге мөһим чаралар үткәрелә. Фольклориаданы, Ворлдскиллсны, күләмле спорт чараларын шулар исемлегенә кертә алабыз. Болар исә эшкуарлык эшчәнлеге активлашуга, керемнәр артуга һәм яңа эш урыннары булдыруга китерде. Әйтик, кече һәм урта эшкуарлык җанланды, шуның нәтиҗәсе буларак, анда эшләүчеләрнең керемнәре артты. Соңгы айларда республикада эшсезләр саны кимү дә шушыңа бәйле, дип уйлыйм, - диде ул.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: