Утырыш Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры, Хөкүмәт комиссиясе рәисе Андрей Назаров җитәкчелегендә узды.
Көн тәртибе кысаларында Хөкүмәт комиссиясе әгъзалары орфан авырулар белән авыручыларга дару чаралары сатып алу өчен бюджет акчаларын куллануны тикшерү һәм медицина учреждениеләре ихтыяҗлары өчен сатып алуларны үзәкләштерү нәтиҗәләре турындагы мәсьәләләрне карады. Башкортстан Республикасы Финанс министрлыгы тарафыннан кергән мөрәҗәгать нигезендә планнан тыш тикшерү үткәрелде.
- Пациентларны кирәкле дарулар белән вакытында һәм сыйфатлы тәэмин итү социаль кискен мәсьәләләр исәбенә керә һәм һәрвакыт җәмәгатьчелекнең игътибар үзәгендә тора. Орфан авыруларын дәвалау өчен кыйммәтле препаратлар кирәк. Дәүләт тарафыннан финанс ярдәменнән башка авыру һәм аның гаиләсе өчен дәвалануга чыгымнар еш күтәрелми. Хәзерге вакытта республика вәкаләтләренә орфан авыруларының 17 төре буенча түләүсез дару белән тәэмин итү кертелгән. Аларның исемлеге Русия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан расланган. Республикада 500гә якын кеше әлеге исемлектәге авырулардан авырый, - диде Андрей Назаров.
Ел саен республика бюджетыннан орфан авыруларны дару белән тәэмин итү программасын гамәлгә ашыруга шактый акча юнәлтелә. Агымдагы елда 300 миллион сум каралган. 2019 һәм 2020 елларда чыгымнар 240 һәм 270 миллион сум тәшкил иткән.
- Бер авыруны дәвалау бәясе бюджетка елына бер миллионнан алып миллион ярымга кадәр төшә, -дип билгеләп үтте Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров.
Аннары утырышта медицина оешмаларында «Йөрәк-кан тамырлары хирургиясе» һәм «Травматология-ортопедия» профиле буенча сатып алуларны үзәкләштерү мәсьәләсе буенча фикер алыштылар.
Фото: Башкортстан Хөкүмәте